Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Базарлы Матактагы “Каенкай” балалар бакчасы 1 миллион сумлык грант отты

    фото www.ebony.com сайтыннан Базарлы Матактагы "Каенкай" балалар бакчасы республикада узган Мәктәпкәчә белем бирү елы нәтиҗәләре буенча 1 миллион сумлык грант отты. Ул "Иң яхшы билингиваль балалар бакчасы" республика конкурсында җиңү яулады, ягъни балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтүдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән бакча дип табылды. Республика комиссиясе "Каенкай"да балаларны ике...

    фото www.ebony.com сайтыннан

    Базарлы Матактагы "Каенкай" балалар бакчасы республикада узган Мәктәпкәчә белем бирү елы нәтиҗәләре буенча 1 миллион сумлык грант отты.

    Реклама

    Ул "Иң яхшы билингиваль балалар бакчасы" республика конкурсында җиңү яулады, ягъни балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтүдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән бакча дип табылды. Республика комиссиясе "Каенкай"да балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү, бигрәк тә рус балаларына татар телен укыту методикаларын игътибарга лаеклы дип тапты, сабыйларның телләрне белү дәрәҗәсен югары бәяләде. Грант акчасын балалар бакчасына телләрне өйрәтү буенча заманча җиһазлар һәм ярдәмлекләр сатып алуга тотарга уйлыйлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: