Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Людмила Желтухинаның хыялы – Базарлы Матакта каштан аллеясы үстерү

    Үзең белән "бер дулкында тибрәлүче" кешене очрату гаять күңелле. Син яраткан, син кызыксынган нәрсәләрне үз иткән, алар турында күбрәк белгән иптәш белән аралашу белемнәрне арттыра, бик күп файдалы мәгълүмат бирә. Өй каршында җәннәт Районыбыз башкарма комитетының капиталь төзелеш бүлегендә эшләүче Людмила Желтухина белән очраклы диярлек сөйләшеп киттек тә, икебезнең дә...

    Үзең белән "бер дулкында тибрәлүче" кешене очрату гаять күңелле. Син яраткан, син кызыксынган нәрсәләрне үз иткән, алар турында күбрәк белгән иптәш белән аралашу белемнәрне арттыра, бик күп файдалы мәгълүмат бирә.
    Өй каршында җәннәт
    Районыбыз башкарма комитетының капиталь төзелеш бүлегендә эшләүче Людмила Желтухина белән очраклы диярлек сөйләшеп киттек тә, икебезнең дә уртак "чирен" таптык бит,әй!Людмила да декоратив агач-куакларны ярата икән бит! Алай гына түгел, ул агачларны орлыктан чәчеп, сабый бала карагандай тәрбияләп үстерә дә әле.
    Соңгы елларда тормыш рәвешебезнең үзгәрүенә торып-торып исең китәр. Әле кайчан гына өе янында бакчасы булган авыл кешесе, беренче чиратта тамак ягын кайгыртып, күбрәк бәрәңге, яшелчә үстерергә омтыла иде. Хәзер исә күпләр бакчаларында матурлыкка зур урын бирәләр - чәчәкләр үстерәләр, кечкенә генә буалар ясыйлар, оста куллылар төрле сыннар, хәтта композицияләр оештырып куя. Урам буйлап барганда юк-юк та бакчаларда әле ясалма тау я күл, әле читән я сиртмәле кое күреп аласың. Күңелле, кызык! Алгы бакчасында бары чәчәк-гөлләр генә үстерүчеләр дә юк түгел. Ә менә матур чәчәк атучы, гадәти булмаган төстәге яфраклы куаклар әлегә сирәк күренеш. Ә бит декоратив куак-агачлар - үзе бер дөнья. «Һәркемгә таныш сирень, балан, миләштән башлап, безнең якта элек күрелмәгән туя, спирея, самшит һәм башка бик күп төрле куаклар ярдәмендә өй каршында җәннәт бакчасы ясарга була»,-ди әнә Людмила да.
    Балачактан килгән кызыксыну
    Табигать дөньясы, урман, агачлар белән кызыксыну Людага әти-әнисеннән бирелгән. Ул Югары Матактан, гаиләдә сигезенче бала. Аучы әтисенә ияреп, урман-кырларны күп тапкырлар әйләнә кыз. Бала игътибарыннан бернәрсә дә читтә калмый: агачлар ничек үсә, урман җәнлекләре кайда яши, чүт-чүт сайраучы бу кошның исеме ничек? Соңгылары, кошлар дип әйтүем, аеруча кызыксындыра Люданы, үскәч, орнитолог булырга хыяллана ул. Кошлар турында белмәгәне юк аның! Әмма киңрәк һөнәрне сайлый - урманчы булып китә, озак вакыт район урман хуҗалыгында эшли.
    -Районыбызда урманнарны саклауга һәм үстерүгә үз өлешемне керттем, шуңа сөенәм. Базарлы Матакта зур питомникка нигез салдык, йөзәрләгән гектарда яшь агачлар утырттык,-ди Людмила.
    Бүген урманчылыкта эшләмәсә дә, буш вакытын агач-куаклар утыртуга, чәчәкләр үстерүгә багышлый ул. Шактый зур мәйданлы бакчасында ниләр генә юк! Алсу нәфис чәчәкле тамарикс дисеңме, кыркып-кисеп әллә нинди сыннар ясап була торган, кар астында да яшелләнеп утыручы вак яфраклы самшитны әйтәсеңме, туя, япон айвасы, ялтыравык яфраклы, сап-сары чәчәкле магония, умарта кортлары яраткан акацияләр, файдалы җимешле барбарис дисеңме... Людмила аларның күпчелеген орлыктан чәчеп үстерә, аннары кирәксенүчеләргә дә бирә.
    Базарлы Матак үзәгендәге паркка да үзе үстергән куакларны күпләп утыртты ул.
    Әмма иң яратканы - розалар. Чәчәкләр дөньясы патшабикәләрен Людмила үзе өчен генә үстерә. Аларны көздән ышанычлы итеп каплый, ә язын, исән-саулар микән дип, дулкынлана-дулкынлана өсләрен ача. Бөреләнүе, чәчкәләренең ачылуы бу куакларны могҗиза ияләредәй итә бит.
    Людмиланың бакчасында көньяк төбәкләрдә генә үсә дип саналган каштаннар да үзләрен бик әйбәт хис итәләр.
    -Соңгы елларда климат бик нык үзгәрде. Хәзер бездәге температурага, кояшлы кызу җәйләргә көньяк "кунаклары" да ияләште. Менә бер зур хыялым бар минем - авылыбызда каштаннар аллеясы булдырасым килә. Зур яфраклы бу агачлар тиз үсәләр, ә язын бик матур итеп чәчәк аталар. "Каштан шәмнәре" диләр аларны. Киевта каштан аллеялары бар бит, ник әле бездә дә булдырмаска?!-дип хыялланып ала Людмила.
    -Бакчасында ландшафт дизайны белән шөгыльләнергә теләгән кеше эшне нәрсәдән башлап җибәрсен икән?-дип сорыйм Людмиладан.
    -Башта нәрсә теләгәнеңне, максатыңны аңларга, аннары участокның планын булдырырга кирәк. Бакчаның кайсы өлешендә нәрсә үсәчәк? Ял почмагы кирәкме, ышык урыннар булдырырга телисезме? Куакларга тукталасызмы, әллә биек булып үсәчәк агачларны сайлыйсызмы? Әле бит һәр үсемлекнең холкын да исәпкә аласы була - кояшлы урынны яратамы ул, әллә ышыкнымы? Киң булып җәелеп китмиме? Кыскасы, үсемлекләр дөньясы турында мәгълүмат туплау да комачауламас. Мин андый кешеләргә бик теләп үз киңәшләремне бирә алам,-ди Людмила (бу урында аның инженер-дизайнерга укуын да әйтеп үтәргә кирәктер).
    Табигать бизәкләре рәсемнәрендә
    Табигатькә, агач-куакларның, чәчәкләрнең матурлыгына гашыйк Людмиланың тагын бер сәләте бар. Ул искиткеч оста итеп рәсемнәр ясый! Башта түгәрәк шома ташларга буяулар ярдәмендә бизәкләр төшерә, аларны йомарланган керпегә я томшыгын канат астына тыккан кошчыкка әйләндерә. Аннары инде кәгазьгә, тактага, хәтта өе стеналарына кабатланмас матур рәсемнәр ясый ул. Аның картиналарындагы мәкләрнең нәфис таҗлары әйтерсең менә-менә җилгә ияреп очып китәр сыман. Табигатьнең төрле почмаклары сурәтләнгән рәсемнәрдә рәссамның уй-хисләре чагыла. Һәр яфрак, һәр бөре-чәчәк бу рәсемнәрдә тере, тирә-якка хуш ис аңкыта кебек.
    -Рәсемнәремне дусларыма, туганнарга бүләк итәм. Күрәләр дә, сорап алалар,-ди бер риясыз Людмила.
    Шулай да аның өчен беренче урында агач-куаклар, гөлләр. Үзе белгәнне башкаларга өйрәтергә, кызыгучыларга үсемлек материаллар белән ярдәм итәргә дә әзер ул. Бәлки, берәрегезнең бакчасында әлегә кадәр йошта я зелпе үсмидер? Ә бәлки, тәмле виноград үстерәсегез киләдер? Хәзер инде аларны кемнән сорарга икәнен беләсез...

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: