Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районы Пенсия фонды бүлекчәсе электрон хезмәт күрсәтә башлады

Пенсия фондының республика бүлекчәсе сынап карау максаты белән яңа электрон хезмәт күрсәтә башлады. Ул-иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты. Бу хезмәт татарстанлылар өчен яңа мөмкинлекләр тудыра. Әйтик, хәзер һәр гражданин 2002 елның 1 гыйнварына нирнди хезмәт стажы булуын тикшерә ала. Пенсия алучылар сервистан файдаланып пенсияләренең, башка социаль түләүләрнең ничә сум булуы белән...

Пенсия фондының республика бүлекчәсе сынап карау максаты белән яңа электрон хезмәт күрсәтә башлады. Ул-иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты.
Бу хезмәт татарстанлылар өчен яңа мөмкинлекләр тудыра. Әйтик, хәзер һәр гражданин 2002 елның 1 гыйнварына нирнди хезмәт стажы булуын тикшерә ала. Пенсия алучылар сервистан файдаланып пенсияләренең, башка социаль түләүләрнең ничә сум булуы белән кызыксына (пенсияләр бит ел саен индексацияләнә, үзгәрә, шуңа күрә әлеге мөмкинлек һич артык түгел).
Ана капиталы сертификатына ия булучылар да аның күләме, әгәр өлешчә файдаланып өлгергән булсалар, күпме калганлыгы турында мәгълүмат ала алалар.
Электрон сервисның Пенсия фонды идарәсенең www.pfrrt.ru сайтында, "Услуги ПФР" дигән бүлектә урнашуын әйтеп үтим.
Шәхси кабинет мөмкинлекләре өстә әйтелгәннәр белән генә чикләнми. Менә берничә ел инде анда өстәмә хезмәтләр тәкъдим ителә. Әйтик, он-лайн клиент хезмәте интернет ярдәмендә Пенсия фонды идарәсенә баруның иң уңайлы вакытын сайларга мөмкинлек бирә. Бу чиратларда вакытны әрәм итүдән коткара. Шулай ук өйдән чыкмый гына кабул итүгә язылырга була.
Түләүченең шәхси кабинеты исә иминият кертемнәре түләүчеләргә уңайлык тудыра.
Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты хезмәтләреннән Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында да (uslugi.tatar.ru) файдаланырга була.
Шәхси кабинет ачу өчен Пенсия фондының сез яшәгән җирдәге органына килеп, гариза язарга һәм логин белән пароль алырга кирәк.
-Хәзерге вакытта иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты - сынап карау өчен кертелгән проект, технологияләр камилләштерелә, шулай да киләчәккә нигез бар - сервис кысаларында яңа электрон хезмәтләр ачуны планлаштырабыз,-диде Пенсия фондының республика бүлекчәсе идарәчесе Марсель Имамов.
фото smexoblog.mypage.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев