Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Почтальоннар өчен конкурс

"Татарстан почтасы" предприятиесе һәм "Татмедиа" ААҖ республиканың почта хезмәткәрләре арасында конкурс игълан иттеләр.

Конкурс "Татмедиа" ААҖ басмаларына 2014 елның беренче яртыеллыгына яздыруны стимуллаштыру һәм активлаштыру максатында оештырыла. Бәйгедә катнашу өчен почтальонның киләсе елның беренче яртысына "Татмедиа" ААҖ газета-журналларына яздыру абонементлары 2013 елның беренче яртыеллыгындагыга караганда ким дигәндә 7 процентка арткан булуы зарур. Шул ук вакытта конкурста катнашучы почтальон эшли торган бүлекчәдә яздыру абонементлары саны узган елның беренче яртысындагыдан кимрәк булмаска тиеш.
"Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә җиңеп беренче урынны алган хезмәткәр "Татмедиа" ААҖнең 30 мең сумлык призы белән бүләкләнә. Икенче урынны алучы почтальонга 25 мең сумлык, өченче урын өчен 20 мең сумлык приз билгеләнгән.
Районыбызда әлеге бәйгедә катнашуга һәм призлы урын яуларга лаеклы почтальоннар байтак. Без аларга уңышлы хезмәт һәм бәйгедә җиңеп чыгуларын телибез. Конкурс бу елның 31 декабренә кадәр дәвам итә.

Һәр атнада бүләклибез
"Әлки хәбәрләре" газетасына яздыруда уңышлы эшләгән почта хезмәткәрләрен без һәр атна нәтиҗәләре буенча бүләклибез.
Үткән атнада "Татмедиа" ААҖнең "Әлки хәбәрләре" редакциясе Рәхмәт хаты белән Үргәгар авылы почта таратучысы Руфия Сибгатуллинаны бүләкләгән иде. Р.Сибгатуллина үзенә беркетелгән Үргәгар авылында 2014 елның беренче яртыеллыгына барлык гаиләләрне дә диярлек район газетасына яздырырга өлгергән.
29 октябрь көнне район почта хезмәткәрләренең гомуми җыелышында шундый ук Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән Иске Алпар почта бүлекчәсе начальнигы Гөлия Борһанова һәм Ташбилге почта бүлекчәсе хезмәткәре Рузалия Игъламова бүләкләнделәр.

Казанны сыйлап кайттык
Әлки районы вәкилләре узган атнаның шимбәсендә Казанда көзге ярминкә үткәрүдә катнаштылар.
Өч дистәдән артык автомобильгә азык-төлек төяп иртә таңнан юлга кузгалган әлкилеләрне Казан халкы бу юлы да көтеп алган. Аларга бәрәңге, бөртек, ит, кош-корт түшкәләре, йомырка, сөт һәм сөт ризыклары, яшелчә, бал һәм башка бик күп төрле авыл нигъмәтләре тәкъдим ителде. Кала халкы сарык итен, сөтне, йомырканы минуты белән алып бетерде. Хәер, сатуга алып барылган товарларның барысы да диярлек үз ияләрен тапты. Бу шимбәдә безнекеләр ярминкәдә барысы 1 миллион 342 мең сумлык товар сатты.
9 һәм 23 ноябрь көннәрендә дә безнең район вәкилләре Казан ярминкәләрендә катнашачак. Район халкы ит, сөт һәм башка азык-төлеген сату өчен шул ярминкәләрдә катнаша ала. Моның өчен авыл җирлекләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев