Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Район баһадирлары гер күтәрүдә ярышты

"Алинә" универсаль спорт залында 15 яшьтән олы үсмерләр, ир-егетләр арасында пауэрлифтинг ярышлары үтте. Бәйгедә җиңүчеләр өч төр - штанганы салмак күтәрү (жим лежа), штанга белән чүгәләү (приседание), идәннән штанганы тарту (тяга) күнегүләрен башкару нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Барлыгы кырыклап кеше 50 килограммнан 100 килограммга кадәр авырлыкта көч сынашты. -Әлеге спорт төре...



"Алинә" универсаль спорт залында 15 яшьтән олы үсмерләр, ир-егетләр арасында пауэрлифтинг ярышлары үтте.

Бәйгедә җиңүчеләр өч төр - штанганы салмак күтәрү (жим лежа), штанга белән чүгәләү (приседание), идәннән штанганы тарту (тяга) күнегүләрен башкару нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Барлыгы кырыклап кеше 50 килограммнан 100 килограммга кадәр авырлыкта көч сынашты.
-Әлеге спорт төре авырлардан булуына карамастан безнең районда бик популяр. Мондый ярышлар инде икенче тапкыр уздырыла,-ди ярышларның баш хөкемдары Газинур Фәттахов.
"Алинә" спорт залы ачылганнан бирле күп яшьләрнең бирегә тартылуы аеруча куандыра. Барлык уңайлыклар тудырылган, һәркем теләсә кайсы спорт төре белән шөгыльләнә ала.
-Нинди спорт соң ул пауэрлифтинг?- дип соравыма Газинур абый болай җавап бирде:
-Бу төрле авырлыктагы штангаларны күтәрү. Спорт төре буларак ул 70 нче елларда АКШта танылды. Россиядә аның белән шөгыльләнүчеләр Мәскәүдә 1990 елларда күренә башлый. Бүген пауэрлифтинг республикабызда да киң колач алды. Әйткәнемчә, бездә дә аны үз иттеләр. Хәзер 30-40 малай тренировкага йөри.
Газинур Фәттахов гер спорты буенча бик зур уңышларга ирешкән райондашыбыз. Узган елның апрелендә ул гер спорты буенча Ташкент шәһәрендә узган халыкара турнирда үз авырлыгында беренче урынны алды. Ә ноябрь аенда Грециядә гер спорты буенча ике төр ярышта үз авырлыгында чемпион булды.


-Минем әлеге спорт төре белән дуслык Әнвәр Галимов җитәкчелек иткән гер күтәрү түгәрәгендә шөгыльләнгәндә башланды. Чаллы шәһәрендә СССРның гер спорты мастеры Александр Вагурин белән тренировкалар ясап, осталыгымны тагын да арттырдым. Югары дәрәҗәдәге ярышларда җиңүләргә ирешүемдә мин остазларыма бик тә рәхмәтлемен.
"Алинә" спорт залында барлык авырлык категорияләрендә җиңүчеләрне ачыклау өчен ярышлар кич буе дәвам итте. Спорт ярышларының ахыргы нәтиҗәләре буенча 15-18 яшьлек үсмерләр арасында Кирил Родионов, Айдар Хәкимов, Никита Федонин батыр булып калдылар. Ир-атлар арасында өч төр ярышның гомуми суммасында Рәис Сабиров - 365 кг, Руслан Шәрапов - 312,5 кг, Илһам Гибадуллин - 460 кг, Газинур Фәттахов - 505 кг, Фәнис Фәсахов 460 кг күтәреп җиңү яуладылар. Газинур Фәттахов Әлки районының абсолют чемпионы исеменә лаек булды.
Командалар арасында беренче урынны "Алинә" спорт залы алды, күчмә кубок та икенче ел рәттән биредә калды. Икенче урын Алексеевск агрокөллияте филиалына, өченче урын Базарлы Матак мәктәбе командасына бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев