Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Район бюджеты кабул ителде

Муниципаль район советының узган җомгада булган 28нче утырышында киләсе елга район бюджеты кабул ителде.

Утырышны район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барды. Депутатлар алдында район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин районның быелгы 11 аенда социаль-икътисадый йомгаклары һәм 2014 елга планнар хакында доклад белән чыгыш ясады. Аннан соң районның 2014 елга һәм 2015-2016 елларның планлаштырылган чорына бюджет проекты икенче укылышта тикшерелде. Депутатлар бюдҗетны кабул иттеләр. Утырышта район иҗтимагый советы составы расланды, район тормышына кагылышлы берничә юридик мәсьәлә тикшерелде.

Юристлар бушлай ярдәм итә
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге оештырган бушлай юридик ярдәмнән район халкы бик теләп файдалана.
20 декабрьдә чираттагы бушлай юридик консультация көне игълан ителгән иде. Юристлар янына ярдәм сорап сигез кеше килде. Халыкны мирасны рәсмиләштерү, хезмәт хакын үзвакытында түләү, ташламалы пенсия алу, өстенлекле программалар нигезендә тораклы булу мәсьәләләре һәм башка төрле проблемалар кызыксындыра. Нотариус Лилия Казанбаева, юрист Шамил Хәйруллин һәм прокурор урынбасары Булат Юсупов гозер белән килгән һәркемгә юридик мәсьәләләр буенча җентекле консультация бирделәр.

Чисталык турында дәресләр
Үткән атнада район мәктәпләрендә "Чисталык дәресләре" үткәрелде.
Базарлы Матак урта мәктәбендә югары категорияле укытучы Валентина Желтухина 6 нчы класста "Планетабызны чүп-чардан ничек чистартырга" дигән темага ачык дәрес уздырды. Анда Чистай экологик үзәк директоры урынбасары Рөстәм Минаев катнашты һәм укучыларга әйләнә-тирә мөһитне чүпләмәүнең никадәр мөһим икәнлеген аңлатты. Ул мәктәпкә бу темага кагылышлы күп кенә китап-журналлар бүләк итеп калдырды. Ачык дәресне шулай ук тагын алты мәктәптән укытучылар, куст методик берләшмәләр җитәкчеләре дә карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев