Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Район үзешчәннәренең осталыгы елдан-ел үсә, камилләшә

Районыбызда 2013 елның сентябрендә мәдәният елы уңаеннан оештырылган "Мәдәният - яктылык чыганагы" диеп исемләнгән смотр-конкурс акрынлап кына ахырына якынлашты. Шушы бәйге кысаларында барлыгы 30 концерт күрсәтелде. Әле шуның өстенә авыл җирлекләре үзешчәннәре арасында 150 дән артык үзара чыгышлар ясалды. Һәм әле дә авыллар бер-берсенә концертлар белән йөрүләрен дәвам итәләр. 3...

Районыбызда 2013 елның сентябрендә мәдәният елы уңаеннан оештырылган "Мәдәният - яктылык чыганагы" диеп исемләнгән смотр-конкурс акрынлап кына ахырына якынлашты. Шушы бәйге кысаларында барлыгы 30 концерт күрсәтелде. Әле шуның өстенә авыл җирлекләре үзешчәннәре арасында 150 дән артык үзара чыгышлар ясалды. Һәм әле дә авыллар бер-берсенә концертлар белән йөрүләрен дәвам итәләр.

3 апрель көнне район мәдәният йорты тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Чөнки сәхнәдә тынычлыгыбызны саклаучы, кирәк чакта ярдәмгә килүче оешмалар чыгыш ясый бит.

Болар - районның эчке эшләр бүлеге, янгын сүндерү часте, хәрби комиссариат, РОСТО (ДОСААФ). Гадәттә аларның чыгышлары иң югары бәягә лаек була торган иде, быел да сынатмадылар. Хәтта Казаннан Татарстан Эчке эшләр министрлыгының "Яхшы кәеф" вокал ансамбле хезмәттәшләрен яклап, көч биреп торыр өчен килгән иде. Ансамбльнең чыгышлары концерт программасын тагын да җанландырып җибәрде, тамашачы алкышларга күмде. Үзебезнекеләр Равил Гайфуллин, Рәшит Вагизов моңлы тавышлары белән тамашачыларны сөендерде. Римма Сагирова белән Рөстәм Шамилов "Чәчтарашханә" юмаристик өзеге белән барыбызга да күтәренке кәеф өстәде. Үзешчәннәр бик эчтәлекле итеп "Аулак өй" күренешен дә күрсәттеләр. 105 нче янгын сүндерү часте шаян юл белән үзләренең бер көнен тасвирлап киттеләр. Гомумән, үзешчәннәрнең бик тырышып әзерләнгәннәре һәр чыгышта күренде.

4 апрель көнне сәхнәдә Балалар иҗаты йорты һәм "Ромашка" белән "Каенкай" балалар бакчасы үзешчәннәре үзләренең сәләтләре белән тамашачыларны таң калдырды. Һәр көнне күрергә күнеккән тәрбиячеләребез биредә безгә, икенче яктан ачылды. Ике балалар бакчалары тәрбиячеләре дә бик матур итеп "Джас", "Кадриль" биюләрен башкардылар. Ә инде "Каенкай балалар бакчасында тәрбияләнючеләрнең сәхнә тутырып биюләре һәрберебездә җылы хисләр уятты. Лидия Бухарованың үзенең һәм укучыларының чыгышлары да югары бәягә ия иде. Балалар иҗаты йортында оешкан "Әче катык" миниатюра театры артистлары тамашачыларны рәхәтләнеп көләргә мәҗбүр итте. Аларның һәр чыгышын тамашачы көчле алкышларга күмде. Айсылу Сәдретдинова һәм Хәдичә Хәнәфиева башкаруында җырлар концертны тагын да бизәп җибәрде.

Әлеге концертларда елдан ел яңа сәләтләр ачыла, алар ел саен тагын да уңышлырак чыгыш ясап, остара гына баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев