Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Салым декларациясен вакытында тапшырырга кирәк

Узган ел дәвамында төрле чыганаклардан керем алган гражданнар быелның 30 апреленә кадәр салым органына 3 НДФЛ формасында декларация тапшырырга тиешләр. РФ Салым Кодексы физик затлар түбәндәге очракларда декларация төзергә тиеш дип билгели: башка кешеләрне фатирга кертеп, өен, җир участогын, транспорт чарасын арендага биреп акча эшләгәндә, ким дигәндә 3 ел үз...

Узган ел дәвамында төрле чыганаклардан керем алган гражданнар быелның 30 апреленә кадәр салым органына 3 НДФЛ формасында декларация тапшырырга тиешләр.

РФ Салым Кодексы физик затлар түбәндәге очракларда декларация төзергә тиеш дип билгели: башка кешеләрне фатирга кертеп, өен, җир участогын, транспорт чарасын арендага биреп акча эшләгәндә, ким дигәндә 3 ел үз милке булып торган мөлкәтне сатканда, лотереяга, уен автоматларында акча отканда; металл ватыклары тапшырып, җир паен арендага биреп торып, керем алганда, салым агентлары (эш бирүче) физик зат кеременә салым салмаганда һәм башка кайбер очракларда.

Вакытында декларация тапшырмаган гражданнар штрафка тартыла.

фото astersoft.net сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев