Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Сиксән елдан соң Кората храмлы булды

14 ноябрьдә Кората авылында бик истәлекле һәм тантаналы вакыйга булды - биредә яңа төзелә торган чиркәүгә гөмбәзләр, хачлар һәм чаңнар куелды. Бу изге гамәлләр православие динендәге бәйрәм - хирыссыз һәм могҗиза тудыручы Косьма һәм Дамиан Асийскийларны искә алу көнендә башкарылды. Әлеге олы вакыйгада катнашырга һәм тамаша кылырга храм янына авыл...

Кората авылында храм төзелеше соңгы елда бик актив барды. Ул кызыл кирпечтән күтәрелгән. Урыны авыл башында, биеклектә. Элек нәкъ шул урында чиркәү булган икән. Авыл пенсионеры Леонид Тямуков ул чиркәүне сүткәннәрен әле дә хәтерли. Аның бүрәнәләреннән клуб салганнар, ашлык саклау амбары өеп куйган булганнар.
Яңа храм төзелешенең шулай җанлы алып барылуы - шушы авылда туып үскән, бүген Казанда яшәүче Ольга Ивановна Питеркинаның олы хезмәте нәтиҗәсе. Ул бик тыйнак ханым булып чыкты. Үзе турында, хезмәте хакында аны сөйләтә алмадык. Ә менә ярдәмчеләре турында рәхәтләнеп, озак итеп сөйли ала.
Әйтик, храм төзелешенә Казанда яшәүче Станислав Перцев бик күп ярдәм иткән. Ә бит аның Әлки җире белән бернинди бәйләнеше юк. Бер белмәгән, ишетмәгән авылда чиркәү төзергә шулай булышуының сәбәбен ачыкларга тырышып сораштыруыма Станислав:
-Безгә бит Ходай малны уртаклашыр, изге гамәлләргә өлеш чыгарыр өчен бирә. Мин Казанның бер чиркәвендә Ольга Ивановнаны очраттым. Сөйләшеп киттек тә, ул туган авылында чиркәү салдыру мәшәкатьләре белән йөрүен әйтте. Шуннан акчалата ярдәм итә башладым,-дип җавап бирде.
Без алда атаган Леонид Тямуков та акчалата да, хезмәте белән дә храм төзелешенә зур өлеш керткән икән.
Кызыл кирпечтән, бик матур архитектуралы чиркәү төзелешен Константин Скрипачев бригадасы башкарган. Егетләрнең әлеге эшне бар күңелләрен биреп, шартына китереп, җиренә җиткереп башкарганнары күренеп тора.
Чиркәүнең әйләнә-тирәсен Анатолий Юдин бригадасы егетләре тимер койма белән тотып алганнар.
-Бу олы эшкә алынырга нәрсә этәрде соң?-дип сорыйм Ольга Ивановнадан.
-Ярдәмчеләрем күп, шуңа алындым,-дип янә үзенә булышучыларның исемнәрен тезеп китә Ольга Питеркина.
Менә Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве протоиерее Андрей Зиньков чиркәү гөмбәзләрен, чиркәү чаңнарын һәм хачларын изгеләндерү гыйбадәтенә кереште. Бу тантанага Казаннан да дин әһелләре кайткан. Изгеләндерү хезмәте барлык дини кагыйдәләргә туры китереп башкарылгач, төзүчеләр эшкә керештеләр.
Иң элек чиркәүнең гөмбәзләрен урнаштыру башланды. Әлеге алтынсу төстәге гөмбәзләрне Алексеевск эшчеләр поселогы осталары ясаган. Бу осталар тарафыннан эшләнгән гөмбәзләр Рәсәйнең бик күп төбәкләрендәге храмнарда нур чәчеп, изгелеккә өндәп торалар. Осталар үзләре үк гөмбәзне храмга урнаштыралар да.
Ә менә чиркәү чаңнары Ярославль шәһәрендә, элеккеге алымнар нигезендә коелган. Гадәттә чаңнарны җиңелрәк юл белән, әзер матрицаларда гына коялар. Ярослау осталары исә элеккедән калган алымга нигезләнеп эшлиләр икән. Әйтик, һәр чаң эремәсенә көмеш тә кушыла. Ул чаңның тавышын яңгыравыклырак итә икән. Аннан Ярослау осталары чаңнарны балчыктан ясалган формаларда коялар. Бу да чаңны сыйфатлырак итә ди.
Төзүчеләр бер-бер артлы гөмбәз, чаңнарны храмга урнаштырдылар. Халык моны зур игътибар һәм дулкынлану белән күзәтте.
Яңа храмга Косьма һәм Дамиан исемнәрен бирү күздә тотыла. Православие динендә Косьма һәм Димьян изге бертуганнар. Әлеге изге җаннар дүртенче гасырда яшәгән. Косьма һәм Дамиан шәһәрдән шәһәргә, авылдан авылга йөреп авыру кешеләрне дәвалаганнар. Алар моны баю, шөһрәт казану өчен түгел, кешеләргә изгелек кылу максатында эшлиләр, хезмәтләре өчен беркайчан беркемнән түләү дә, бүләк тә алмыйлар. Православныйлар хәтерендә алар малга сатылмас изге җаннар булып сакланалар.
Кората авылында сафка бастырылган чиркәү әнә шул изге Косьма һәм Дамиан исемнәрен йөртәчәк. Храм шулай уңышлы гына төзелеп бетеп, кешеләргә, дингә хезмәт итә башласын иде. Һәр христиан биредә үзенә юаныч, күңел тынычлыгы, өмет һәм ышаныч табар, изге йорт һәркемгә уй-фикерләрен, эш-гамәлләрен игелек-мәрхәмәт юлына юнәлтергә ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев