Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Строитель и К” җәмгыяте төзүчеләре Юхмачы авылында мәдәният йорты төзиләр

    "Строитель и К" җәмгыяте төзүчеләре Юхмачы авылында мәдәният йорты төзиләр: Гәрәев Илсур бригадасы булачак клубның стеналарын күтәреп бетереп килә инде. Шунысын әйтергә кирәк: республиканың башка районнарында бу эшкә әле керешмәгәннәр дә (мәдәният йортлары махсус программа кысаларында төзелә). Тагын бер бригада Чиябаш фельдшер-акушерлык пунктында төзекләндерү эшләрен төгәлли (бригадир Гатин Әнвәр). Чуаш...

    "Строитель и К" җәмгыяте төзүчеләре Юхмачы авылында мәдәният йорты төзиләр: Гәрәев Илсур бригадасы булачак клубның стеналарын күтәреп бетереп килә инде.

    Шунысын әйтергә кирәк: республиканың башка районнарында бу эшкә әле керешмәгәннәр дә (мәдәният йортлары махсус программа кысаларында төзелә).

    Тагын бер бригада Чиябаш фельдшер-акушерлык пунктында төзекләндерү эшләрен төгәлли (бригадир Гатин Әнвәр). Чуаш Кичүе мәктәбендә шул ук оешма төзүчеләре эшли - биредә 101 тәрәзә генә алыштырылган! Бүлмәләргә сыйфатлы (һәм кыйммәтле!) ишекләр куелган. Төзүчеләр бу көннәрдә мәктәпнең түбәсен ремонтлауга керешәләр.

    Реклама

    фото olicom.com сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: