Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татар Мулла авылында фельдшер кабул итә

    Хәзер һәр атнаның пәнҗешәмбесендә көне буе Татар Мулла авылының үзендә үк фельдшер хезмәт күрсәтәчәк. Иске Алпар авыл җирлеге Советының үткән атнада булган киңәйтелгән утырышында Татар Мулла халкы авылда фельдшер хезмәте күрсәтүне хәл итүне сораган иде. Авыл кешеләренең мөрәҗәгате уңай хәл ителде. Авылда фельдшерга эшләү өчен барлык шартлар тудырылган бүлмә дә...

    Икенчел урак төгәлләнүгә бара
    «Востокзернопродукт» ЯАҖнең Көньяк Әлки һәм Көнчыгыш Әлки филиаллары көнбагыш уңышын тулысынча җыеп алдылар.
    Үзәк Әлки территориаль идарәсендә 800 гектардан артыграк майлы культура әлегә тамырда килеш. Район буенча 6027 тонна көнбагыш уңышы җыеп алынган. Кукуруз урагында 6 "Ягуар" чапкычы эшли. Тагын 3700 гектарлап мәйданда эш башкарасы бар.
    Көзеннән эшкәртелгән кырлар мәйданы 30 мең гектар тәшкил итә.

    Бер кыз
    Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз дөньяга килде.
    Аннан алдагы атнада бүлектә бер бәби дә тумаган иде.

    Юлларда 3 кеше имгәнгән
    Узган атнада район территориясендә булган 5 юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
    Аварияләрнең икесе исерек шофер гаебе белән ясалган. ЮХИДИ инспекторлары аек булмаган хәлдә машина белән идарә иткән 5 йөртүчегә, юл йөрү кагыйдәләрен бозган 26 кешегә карата административ беркетмәләр төзегән.

    Апакта мәчет ачыла
    Апак авылында 4 ноябрьдә зур бәйрәм көтелә - биредә яңа мәчет ачу тантанасы үткәрелә.
    Апаклылар бәйрәм шатлыгын уртаклашырга дип барлык райондашларны, авыллар мәчетләре имамнарын, читтә яшәүче авылдашларын 11.00 сәгатьтә башланачак тантанага чакыралар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: