Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Татар телен өйрәнергә теләүчеләр моны “Ана теле” онлайн-мәктәбе ярдәмендә эшли алалар

Татар телен өйрәнү буенча әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча тормышка ашырыла. "Ана теле" онлайн-мәктәбенә тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә дөньяның теләсә нинди ноктасыннан кереп "укырга" була. Моның өчен http://anatele ef.com сайтына кереп теркәлергә кирәк. Әлеге проектта татар теленең төп грамматика кагыйдәләренә төшенергә, җөмләләр төзергә өйрәнергә, сүзләр запасы тупларга,...

Татар телен өйрәнү буенча әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча тормышка ашырыла.

"Ана теле" онлайн-мәктәбенә тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә дөньяның теләсә нинди ноктасыннан кереп "укырга" була. Моның өчен http://anatele ef.com сайтына кереп теркәлергә кирәк. Әлеге проектта татар теленең төп грамматика кагыйдәләренә төшенергә, җөмләләр төзергә өйрәнергә, сүзләр запасы тупларга, ә иң мөһиме, татар телендә сөйләшергә өйрәнергә мөмкин. Бүген "Ана теле" online-мәктәбе кысаларында 96 дәрес әзерләнгән, 96 видеофильм, 5 меңнән артык аудиоролик һ.б. төшерелгән.

"Ана теле" өйрәтү проекты турындагы мәгълүмат республика Мәгариф һәм фән министрлыгы порталында (http://mon.tatarstan ru//ana reie hrm) урнаштырылган.

фото kazved.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев