Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Борискинолылар кышны озаттылар

    Үткән якшәмбедә авылда Майчабу бәйрәме гөрләде - халык күңелле итеп кышны озатты, язны каршы алды. Бәйрәм урта мәктәп ишегалдында үткәрелде. Халык бик күп җыелган иде. Элеккедән килгән күңелле уеннарда, бәйгеләрдә яше-карты катнашты. "Хузангай" кооперативыннан килгән сәүдә павильоны халыкка үз продукциясен тәкъдим итте. Милли йолаларны истә тотып, бәйрәмдә матур итеп бизәлгән...

    Үткән якшәмбедә авылда Майчабу бәйрәме гөрләде - халык күңелле итеп кышны озатты, язны каршы алды.

    Бәйрәм урта мәктәп ишегалдында үткәрелде. Халык бик күп җыелган иде. Элеккедән килгән күңелле уеннарда, бәйгеләрдә яше-карты катнашты. "Хузангай" кооперативыннан килгән сәүдә павильоны халыкка үз продукциясен тәкъдим итте. Милли йолаларны истә тотып, бәйрәмдә матур итеп бизәлгән ат та бар иде. Аның хуҗасы Геннадий Бокарев көне буе бала-чаганы атта йөртте. Коймаксыз, кайнар чәйсез нинди Майчабу булсын! Һәркем бәйрәм сыеннан да авыз итте, билгеле. Майчабу яманлыклар, тискәре гадәтләр символы булган карачкы яндыру белән төгәлләнде. Аннан соң бар халык бергәләп матур итеп ремонтланган авыл мәктәбе каршында фотога төште. Бәйрәмне мәктәп һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Эшмәкәрләр В.Тутеров, В.Казакова, Д.Арнаков спонсорлык ярдәме күрсәтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: