Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Урамнар гына түгел, күңелләр дә яктырсын

    Ел башында авыл җирлекләрендә референдумнар үткәрелеп, аларда халык үзара йөкләнгән салым салуга кагылышлы мәсьәләгә үз мөнәсәбәтен белдерде. Салымнан җыелган акчаның нинди максатларга тотыласы алдан ук билгеле иде, чөнки җыеннарда һаман бер проблема - авыллар урамнарын яктырту даими кузгатыла килде бит. Шуңа күрә үзара йөкләнгән салым акчаларына электр баганаларына бишенче чыбык...

    Ел үтеп китте. Әлеге салымны халыктан җыю, авыллар урамнарын яктырту турында район җитәкчелеге үткәргән киңәшмәләрдә даими сөйләнде, мәсьәлә гел контрольдә тотылды. Зур эш башкарылды, әмма күпчелек авылларда урамнар әлегәчә караңгы. Редакциягә Апак авылыннан берничә тапкыр шылтыратып, багана башларына кайчан лампалар эленә инде, без бит акчасын ай саен түлибез, диделәр. Бу җирлектәге Каракүлдә бары мәктәп янәшәсендә генә бер лампа яна икән. Борискино урамнары да караңгы. Югары Колчуринода мәктәп яны гына яктыртыла, ә ай саен һәр кешедән 35әр сум акча җыялар. Кошкидан ачулы бер ир-ат: "Ут та юк, акчасын да түләмибез, булмаган ут өчен акча бирү аны койма аша урамга ташлау белән бер бит",-дип җавап бирде. Төгәлбәйдә дә айлык 35 сумны кем түли, кем исе дә китми икән, чөнки ут юк. Һәм мондый җавап-фикерләрне башка авыллар халкыннан да ишетергә була.
    Бу бит, җәмәгать, саескан турындагы әкияттәгечә килеп чыга түгелме? Сумала җәелгән түбәгә килеп утырган саесканның койрыгы ябышкан. Аны тартып алган үзе, әмма борыны белән сумалага төртелгән. Томшыкны коткаргач, янә койрык "әсирлеккә эләккән"... Авыллар урамнарын яктырту өчен акча кирәклеге һәркемгә аңлашыла, ә бюджетларда мондый чыгымнар каралмый. Әгәр авыл халкы, мәсьәләнең асылын аңлап, тиешле акчаны тиз генә җыеп бирсә, электр баганалары башларына лампалар да эленер иде. Ә безнең урамда ут юк, дип шушы 35 сумны да түләүдән баш тарту иң ансаты инде ул. Монда әле хәйләләргә тырышу да сизелә: мин акчамны кесәмнән чыгармый торыйм әле, башкалар түләсен әнә, бәлки, шулай янда калырмын...
    Ә авылларны яктырту эшләре дәвам итә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ринас Сәлахов биргән мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә авылларда 2012 лампа эленгән инде, һәм аларның 1616сы урамнарны яктырта. Каргада, Түбән һәм Югары Кәчидә, Үргәгарда, Ташбилгедә, Иске Чаллы җирлегендә, Иске Камка, Карамалы һәм Мәүләшәдә лампалар я инде барысы да кабынган, я урнаштырып бетергәннәр. Өстә телгә алынган Апакта эш бармый, анда әле бишенче чыбык сузылмаган, бер электр баганасын алыштырырга кирәк. Авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхмәтуллин әйтүенчә, халыктан акча җыю бик авыр, җыелмаган салымнар 40 мең сум тәшкил итә икән. Базарлы Матакта мәчетләр һәм чиркәү янына өстәмә 6 яктырткыч куелган. Иске Әнҗерәҗә 10 лампа яна башлаган. Демидовка авылында 20 лампа урнаштырылган. Иске Алпарда 9 мең сум акча җыеп күчергәннәр, 5 яктырткыч сатып алганнар. Иске Матакта 600 метр электр үткәргеч алып, тагын 3 лампа элеп куйганнар. Кыскасы, эш, төрле темплар белән булса да, барлык җирлекләрдә дә алып барыла. Шулай булгач, бу җирлекләрдә яшәүчеләр дә референдум карарын искә төшереп (ул бит шунда яшәүчеләр тавыш биреп кабул ителгән), үзара йөкләнгән салымны түләсеннәр иде.

    Фирдәвес Вәлиева, Түбән Әлки:
    -Бездә халык бу эшкә күмәк кушылды, акчаны да түләп тора (почта ташучы мин, бу салымны үзем җыям). Шуңа урамнарыбыз да яп-якты. Авыл җирлеге советында эшләүчеләргә рәхмәт.
    Фаик Камалов, Үргәгар:
    -Бездә эшне тиз тоттылар. Авылыбыз урамнары хәзер бик якты, төнлә бер-береңә кунакка йөрергә дә күңелле, кичләтеп эштән, укудан кайтучыларга да уңай.
    Василий Севрикеев, Югары Матак:
    -Урамнарда утлар яна, якты, халык бик канәгать.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: