Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Утыз балага яңа портфель

"Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында үткәрелгән чарада аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 30 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Балалар өчен әлеге бүләкләрне әзерләүдә район оешмалары, эшмәкәрләр Гөлнәзирә Низамова, Дамир Әһлиуллин, Римма Гыйрфанова, бертуган Мәрдегалләмовлар, Роза Шәйхетдинова һәм башкалар үз өлешләрен керттеләр.
Бу хәйрия чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, әти-әниләр катнашты. Алар игелекле райондашларыбызга рәхмәт әйттеләр, балаларга укуда уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев