Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Утсыз калмадык

Бу атнада карлы яңгыр, көчле җил республикада гаять катлаулы хәл тудырды.

Декабрь башында нәкъ бер ел элек булган хәл кабатланды. Табигать көйсезлекләре аркасында республиканың унөч районында, шул исәптән күрше Спас, Нурлат, Чистай районнарында да, кайбер авыллар электрсыз калды. Мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, әле һаман утсыз утыручы авыллар бар. Бәхеткә, безнең районда моның ише гадәттән тыш хәлләр булмады. "Былтыргы декабрь сабакларын истә тотып, районыбызда җәй көне югары вольтлы электр линияләре буенда үсүче агачлар киселгән иде. Шуның нәтиҗәседер дә, бу атнадагы карлы яңгырларда әлеге мөһим линияләр өзелү фактлары булмады. Көчле җил, түбәләрдән кар төшү аркасында чыбыклар өзелү кебек төзексезлекләрне эшчеләребез тиз арада ремонтлады. Шуңа кешеләр һәм производство объектлары утсыз калып уңайсызлык кичерергә өлгермәде дә. Ә аномаль һава торышы көннәрендә бригадаларыбыз тәүлек буе эшләү режимына күчте", диде район электр челтәрләренең баш инженеры Тәлгать Сафин.

ЗАГС бүлеге хәбәр итә

Ноябрь аенда районда 15 бала дөньяга килде, 13 туй булды.

Узган айда шулай ук 2 гаилә таркалды, 23 кеше фани дөньяга күчте. Ә ел башыннан бирле 175 бала туды, 132 гаилә төзелде. Шул ук вакытта 37 аерылышу, 292 үлем факты теркәлде. Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда балалар шактый ким туды, ә менә өйләнешүләр быел күбрәк.

Проекты иң яхшылардан

Мәгариф учреждениеләре арасында наркотикларга каршы көрәш проектлары республика конкурсында катнашып, Яңа Салман мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Артем Савинов призлы урынга лаек булды.

"Үз кулларыбыз белән ясыйбыз" дигән проекты өчен аны 47 мең сумлык сертификат белән бүләкләделәр.

Әти кешегә министрдан рәхмәт

Күптән түгел Казанда Татарстан белем бирү учреждениеләре укучыларының ата-аналары съезды булып үтте.

Аның эшендә Базарлы Матак мәктәбенең әтиләр советы рәисе, өч бала атасы Әнвәр Вәлиев катнашты. Әнвәр Сәлихҗановичка ТР мәгариф министры үзенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Юл кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек бел!

Базарлы Матак урта мәктәбенең 4 нче сыйныфлар укучылары, әнә шул исемдәге КВН үткәреп, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен тагын да ныгыттылар.

Балалар өч командага бүленеп көч сынаштылар һәм юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген шактый әйбәт белүләрен күрсәттеләр. Җиңүчеләргә, иң зирәк һәм актив укучыларга бүләкләр тапшырылды. КВНны оештырган укытучы Сергей Платоновка исә рәхмәт белдерелде.

Көрәш карарга килегез

10 декабрьдә "Алинә" спорт комплексында район башкарма комитеты кубогына көрәш бәйгесе үткәрелә.

Ярышларда күрше районнардан да көрәшчеләр килүе көтелә. Бәйге сәгать 10 да башлана.

Алда - ун көн ял

РФ хөкүмәте чыгарган карар нигезендә, безне алда тоташ 10 көн ял көтә.

31 декабрьдән башлап 9 гыйнварга кадәр Россиядә ял көннәре дип игълан ителде. Ә эшкә 10 гыйнварда - сишәмбе көнне чыгабыз.

Авылга кайт кына

Моннан соң авылга эшкә кайткан яшь табибларга 1 миллион сум акча биреләчәк.

Мәҗбүри медицина страховкасы турындагы законга кертелгән үзгәртүләр нигезендә, медицина вузларын яңа тәмамлаган егетләр-кызлар яки инде эшләүче яшь медиклар (35 яшькә кадәрле) 2011 елда авылга эшләргә кайткан булсалар яки 2012 елда кайтырга җыенсалар, аларга тормышларын җайлап җибәрү өчен 1 миллион сум компенсация түләнәчәк. Һәм белгеч авылда ким дигәндә 5 ел эшләргә тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев