Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Яшь белгечләрнең үзләренә эшкә кайтуына район хуҗалыклары, предприятиеләр һәм комплекслар бик өметләнәләр

Быел районыбыздан 14 студент аграр уку йортларын тәмамлый. Быел да вуз яисә техникум тәмамлап авыл хуҗалыгына эшкә кайтучылар өчен шактый өстенлекләр, матди ярдәм чаралары саклана. Авыл хуҗалыгына кайтып эшли башлаган югары һөнәри белемле белгечкә - 100 мең сум, урта һөнәри белемле белгечкә 50 мең сум бер тапкырлы пособие түләнә. Былтыр...

Быел районыбыздан 14 студент аграр уку йортларын тәмамлый.

Быел да вуз яисә техникум тәмамлап авыл хуҗалыгына эшкә кайтучылар өчен шактый өстенлекләр, матди ярдәм чаралары саклана. Авыл хуҗалыгына кайтып эшли башлаган югары һөнәри белемле белгечкә - 100 мең сум, урта һөнәри белемле белгечкә 50 мең сум бер тапкырлы пособие түләнә. Былтыр районга кайтып эшкә урнашкан 3 яшь белгеч шундый түләүләр алган иде. Моннан тыш, бер ел дәвамында аларның хезмәт хакына ай саен 5 мең сум өстәп түләнә. Яшь белгеч предприятиедә ким дигәндә 3 ел эшләргә тиеш. Яшь белгечләргә субсидияләр һәм өстәп түләүләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аша билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев