Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Юка боз бәла сәбәбе булмасын

Якшәмбе, 19 гыйнварда, православие христианнары Крещение бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Бу көнне, дөресрәге, төнлә изгеләштерелгән елга-күлләр суында чуму, коену традициясе яшәп килә. Безнең районда да православныйлар яшәгән торак пунктлар тирәсендәге сулыкларда коену урыннары билгеләнгән инде. Бәйрәм белән бәйле чараларның ничек үтәсе дә уйланылган.
Әмма коткаручылар болай дип кисәтә: кыш җылы булу сәбәпле быел сулыкларда боз катламы гадәттәгедән 3 тапкыр нечкәрәк. Шуңа күрә коену урынын сай җирләрдә, яр буенда ук ясарга киңәш ителә. Боз өстенә кешеләрнең күпләп керүенә юл куймаска кирәк - боз ватылып, батып үлү очраклары була күрмәсен. Шулай ук синоптиклар сүзенә дә колак салырга кирәк: 19 гыйнварга 24 градуслы суыклар вәгъдә итә алар. Крещение бәла-казалы булмасын, күңелләргә шатлык, мәрхәмәтлелек кенә бирсен өчен куркынычсызлык чараларын төгәл үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев