Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Хатын-кыз һәм сугыш" темасына багышланган кичә үткәрделәр

Әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек уңаеннан оештырылды. Залда утыручы пенсионерлар, өлкән буын вәкилләре сугыш турында ишетеп кенә белмиләр. Фашист Германиясе Советлар Союзына бәреп кергән көннәрнең, дүрт елга сузылган авыр сугыш елларының тере шаһитлары алар. Элекке тарих укытучысы Федор Казачкин Бөек Ватан сугышының ничек башлануы, Гитлерның Россияне...

Әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек уңаеннан оештырылды.

Залда утыручы пенсионерлар, өлкән буын вәкилләре сугыш турында ишетеп кенә белмиләр. Фашист Германиясе Советлар Союзына бәреп кергән көннәрнең, дүрт елга сузылган авыр сугыш елларының тере шаһитлары алар.

Элекке тарих укытучысы Федор Казачкин Бөек Ватан сугышының ничек башлануы, Гитлерның Россияне яшен тизлеге белән басып алырга ниятләве хакында җентекләп сөйләде. Аның Ленинград блокадасы турындагы хикәятен дә залдагы халык йотлыгып тыңлады.

Ираида Казнова сугыш елларында педучилище тәмамлап билгеләмә буенча районыбызга килгәндә япь-яшь кыз бала була.

-Мәктәптә мичләрне ягу өчен укучылар белән бергәләп утын әзерли идек,-дип сөйли Ираида Александровна. -Аннары фермага терлекчеләргә булышырга йөгерәбез. Әмма бер генә көн дә мәктәптә укулар булмый калмады.

Укытучы кыз Ираида сугыштан соң Мәскәүне күрү, Сталинградта булу хакында хыяллана. Көтеп алынган җиңү шатлыгы килгәч, ул хыялын чынга ашыра. Башкалада сугышның нинди эзләр калдыруы, урамнарда бомба чокырлары ярылып ятуы хакында сөйләде ул. Сугышта бик нык җимерелгән Сталинградның яшәргә омтылуы, халыктагы күтәренкелек тә сокландырган аны.

Валентина Белованың Ольга Бергольц шигырьләрен укуы да бик тәэсирләндерде кичәдә катнашучыларны. Аннан соң алар Ленинград камалышы вакытында көндәлек алып барган Татьяна Савичеваның фаҗигале язмышы турында документаль фильм карадылар.

"Сударушка" ансамбленең сугыш еллары җырларын башкаруы кичәне тагын да эчтәлекле, дулкынландыргыч итте.

-Менә мондый гыйбрәтле очрашуларны мәктәп балалары, яшьләр өчен дә оештырырга иде! -диде өлкәннәр очрашуны йомгаклаганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев