Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

«АЛИНӘ»ДӘ ТОРМЫШ КАЙНЫЙ

Үткән дүшәмбе киче бик буранлы булды. Кем әйтмешли, мондый көнне яхшы кеше этен дә урамга чыгармас. Без дә "Алинә" универсаль спорт залына юнәлгәндә, анда кеше дә юктыр инде, бу буранда кем генә спорт белән шөгыльләнәм дип җылы өеннән чыгып китәр икән, дип уйлаган идек. Әмма бик нык ялгышканбыз булып чыкты....

Кичке сәгать алтылар тирәсендә комплексның ишеге ябылып та тормый икән - кешеләр бер-бер артлы килә тора. Алар арасында кемнәр генә юк: 5-6 яшьлек малайлар-кызлардан башлап пенсия яшендәге ирләргә кадәр. Күпләр гаиләләре белән килә. Әнә озак еллар милициядә эшләгән, хәзер район советында хезмәт куючы Зиннур Гатауллин оныгын җитәкләп килде.

-Онык гимнастика секциясендә шөгыльләнә, ә үзем тренажерлар залында "тир түгәм",-ди Зиннур әфәнде. -Монда бер йөри башлагач киләсе килеп кенә тора.

Район советында эшләүче Ринат Закиров та хатыны, улы белән даими йөриләр икән комплекска. Судья Рәис Гаязов та ике кечкенә баласын җитәкләп секцияләр залына юнәлде. Бер төркем ир-атлар мини-футбол залына ашыктылар. Комплекс ишегеннән бер-бер артлы кереп төрле залларга таралышучылар арасында газчыларны, укытучыларны, төзүчеләрне, мәдәният хезмәткәрләрен танып калдык. Һәм күбесе балалары белән килгәннәр.

-Көне буе эшләгәннән соң комплекска килеп шөгыльләнергә ирендермиме соң?-дип сорыйбыз берничәсеннән.

-Ә сез үзегез берәр секциягә язылып карагыз әле, үкенмәссез,- дип җавап бирделәр безгә. -Киеренке эш көненнән соң спорт белән шөгыльләнү буыннарны яздырып кына калмый, көне буе тупланган тискәре эмоцияләрдән арынырга да ярдәм итә. Ә сәламәтлеккә файдасы, гәүдә-сынны нәфисләндерүе, мускулларны ныгытуы хакында әйтәсе дә юк.

Бәлки әле "Алинә"нең эчке торышын күрмәгән кешеләр дә бардыр. Ул искиткеч матур, зәвык белән, сыйфатлы һәм заманча итеп эшләнгән. Шәһәр спортзалларыннан һич кенә дә кайтыш түгел. Ул иркен заллар, ул менә дигән җиһазлар! Өйрәтү-күрсәтү өчен белемле, тәҗрибәле тренерлар бар. Шөгыльләнеп арыдыңмы - рәхим итеп ял ит, юынып чык, кайнар кофе эч.

-Бүген безнең спорт комплексына 300 дән артык кеше йөри. Олылар, төрле яшьтәге балалар - һәркайсы үз теләгенә, яшенә туры килгән шөгыль таба. Без һәркемне шатланып каршы алабыз, белгеч-тренерларыбыз бар кешегә дә ярдәм итәргә, киңәш бирергә әзер,-ди "Алинә"нең җитәкчесе Айтуган Вафин.

Без киткәндә әле комплексның заллары гөр килеп калды. Бу заманча спорт сарае гел шулай халык белән тулып торсын, яңадан-яңа әлкилеләрне үзенә җәлеп итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев