Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

ХӘРӘКӘТТӘ – БӘРӘКӘТ

Бүгенге ыгы-зыгылы тормышта күпләр спорт өчен вакыт таба алмый. Ә бит спорт белән шөгыльләнү үз-үзеңне яхшы формада тоту гына түгел, сәламәтлек нигезе дә ул. Һәм спортның теге яки бу төре белән шөгыльләнергә нияте булганнарга мөмкинлекләр дә җитәрлек. Җыенырга да район үзәгендә урнашкан "Алинә" универсаль спорт залына юл тотарга кирәк.

Заманча эшләнгән, бөтен уңайлыклары булган бу спорт комплексы - районыбызның горурлыгы. Бер ел элек күп кунаклар катнашында тантаналы төстә ачылган комплекс бүген гөрләп эшләп тора.

Бина зур, иркен, якты. Спортның һәр төре өчен аерым бүлмәләр булдырылган, барлык кирәкле җиһазлар бар. Секциядә шөгыльләнгәч юынып чыгу мөмкинлеге дә тудырылган.

Универсаль спорт залы белән Айтуган Вафин җитәкчелек итә.

-Кечкенәдән спортны яраттым, бер ярыш та минсез узмый иде. Хәзер дә яшьләрнең уйнаганына кызыгып торам, үземнең дә аларга кушылып китәсем килә. Монда минем яраткан эшем генә түгел, бу - минем икенче өем,-ди Айтуган Илгизәр улы. Шулай, үзе спортны бик нык яраткан кеше генә мондый объектны уңышлы җитәкли ала торгандыр.

"Алинә"дә мини-футбол, бокс, каратэ, гимнастика (ике төрдә), волейбол секцияләре эшләп килә. Күптән түгел генә өстәл теннисы секциясе дә ачылган. Биредә шулай ук тренажер залы да бар. Һәр кичне диярлек гүзәл затлар өчен аэробика дәресләре үткәрелә.

Спорт секцияләренә 8 яшен тутырган малайлар-кызлар һәм аннан зурраклар йөри ала. Ә гимнастика секциясенә 5 яшьлек улыгыз яки кызыгызны алып килә аласыз.

Биредә даими рәвештә шөгыльләнеп, төрле ярышларда уңышлы чыгыш ясаучы ир-атлар һәм хатын-кызлар волейбол командалары турында барыбыз да ишетеп беләбез. Әле күптән түгел генә алар Татарстан беренчелегенә үткәрелгән бәйгедән призлы урыннар алып кайтканнар.

Секцияләрдә шөгыльләнүчеләр белән тәҗрибәле тренерлар Геннадий Вассунов, Әнәс Вәлиев, Газинур Фәттахов, Илшат Нуретдинов, Әлфия Шәрапова, Эльвира Илалова эшли. Айтуган Илгизәр улы әйтүенчә, алар - үз эшләренең чын осталары.

Һәр атнаның шимбәсендә "Алинә"дә спортның бер төре буенча ярышлар үткәрелә. Бәйрәмнәрне әйтеп торасы да юк, мондый көннәрдә спорт комплексы кайнап тора.

2000 елның февралендә эшли башлаган балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (ДЮСШ) дә быелның ноябрендә спорт комплексы бинасына аренда формасында күчерелгән. Әлеге мәктәп белән Рамис Вафин җитәкчелек итә. ДЮСШ волейбол, футбол, чаңгы һәм көрәш юнәлешләре буенча эшли. Әле яңа гына биредә баскетбол секциясе ачылган. Шунысы бигрәк әйбәт: районның күпчелек мәктәпләрендә ДЮСШ төркемнәре эшләп килә. Хәзер шундый 46 төркем исәпләнә. Аларның 4 есе - спорт һәм сәламәтләндерү төркеме, 37 се - башлангыч әзерлек төркеме, 5 есе - укыту һәм өйрәтү төркеме. Бу төркемнәрдә 9-17 яшьлек малайлар һәм кызлар шөгыльләнә.

ДЮСШка йөрүчеләрнең күрсәтерлек спорт уңышлары да бар. Район, республика, Россия күләмендә уздырылган ярышлардан алып кайткан кубоклары, грамоталары байтак.

-Безнең яшь спортчылар ярышларның күбесеннән призлы урыннар яулап кайталар. Беренче-икенче урыннарны алмасалар да, беренче бишлеккә керми калганнары юк,-диләр үз укучылары турында тренерлар. Ә бит спорт мәктәбенә йөрүче һәр баланың җиңүе артында нәкъ менә алар тора. Малайлар-кызларны ярышларга әзерләүче, аларның үзләреннән дә ныграк борчылып, җиңү теләп торучы тренерлар менә алар: Фәнис Сәгыйров, Гөлчәчәк Камалова, Руслан Советников, Олег Астафьев, Рифкатъ Сәгъдиев, Илдар Ахмеров, Фәргат Галләмов, Илсур Хәйруллин, Илгизәр Фәттахов, Илмир Шәмсетдинов, Рәмис Вафин, Ринас Габдрахманов, Виктор Захаров.

Милли көрәшкә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә аеруча зур әһәмият бирелә. Районыбыз егетләре көрәш буенча төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар.

- Хезмәтебезнең төп максаты - кешеләрне спортка җәлеп итү, бигрәк тә балаларны һәм яшьләрне спортка тарту, үзләре кызыксынган спорт төрләренең серләрен, нечкәлекләрен өйрәтү һәм, билгеле инде, ярышларда катнашып җиңү яулау теләге уяту,-ди Айтуган Вафин. Универсаль спорт залы эшендә даими ярдәм итеп торганнары өчен ул районыбыз җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинга, читтә яшәүче якташларыбыз Рамил Исмәгыйлевка, Рәис Сираҗиевка, Нәзгать Мәгърифәтуллинга, Альберт Шәйхетдиновка рәхмәтен җиткерә.

"Алинә" коллективының алга планнары зурдан. Әмма барысы да шома гына бармый. Тренерлар әйтүенчә, хәзерге балалар, яшьләрнең кайберләренең ялкаулыгы спорт белән шөгыльләнү теләгеннән өстенрәк. Андыйлар мәктәптән кайткач компьютер артында утыруны кулайрак күрәләр. Ә бит спорт белән шөгыльләнүнең өстенлекләре бик күп. Спорт белән дус булган, актив тормыш белән яшәгән баланың кирәкмәгән нәрсәләр белән шөгыльләнергә вакыты калмый. Аның дуслары күбәя, төрле ярышларда катнашып урыннар яулау яңа җиңүләргә рухландыра.

Шуның өчен дә, хөрмәтле ата-аналар, әйдәгез, балаларыбызда спорт белән кызыксыну уятыйк. Казанда узасы Универсиадага да күп вакыт калмый. Кем белә, бәлки нәкъ менә сезнең балагызга әлеге зур ярышта катнашу насыйп булыр.

"Алинә" универсаль спорт залына балагыз, гаиләгез белән килегез. Монда һәр кешегә урын да, шөгыль дә табыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев