Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районы чаңгычылары иң яхшы йөзлектә

​​​​​​​Узган ялларда Яшел Үзән шәһәрендә 2008-2009 елларда һәм аннан соңрак туган үсмерләр арасында “Татарстан өметләре” чаңгы ярышлары үткәрелде.

  Аларда безнең районнан Иске Матак мәктәбе укучылары  Настя Абасева, Кирилл Советников, Слава Варламов һәм Хузангай мәктәбеннән Дима Морелев катнаштылар.

Ярышлар ике этапта үтте: 25 февральдә чаңгычылар классик стильдә, 26 февральдә ирекле стильдә 3 километрга йөгерделәр.

Әлки чаңгычылары, призлы урыннар алмасалар да, әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр. Укучыларны ярышларга тренер Николай Ирдинкин алып барды.

–“Татарстан өметләре” чаңгы ярышларында беренче генә ел катнашуыбыз түгел, һәм һәрвакыт күрсәткечләребез әйбәт. Быел командабыз республиканың иң яхшы 100 чаңгычысы арасында. Ә ярышларда 300 спортчы катнашты бит. Киләсе елга нәтиҗәләребезне тагын да яхшыртырга планлаштырабыз. Моңа бик тырышып әзерләнәчәкбез,–ди яшь чаңгычы Кирилл Советников.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев