Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район башлыгы призы өчен көрәштеләр

«Алинә» универсаль спорт залында Әлки муниципаль районы башлыгы призларына татарча көрәш бәйгесе булды. Анда район мәктәпләре укучылары һәм авыл яшьләре көч сынашты. 200 дән артык көрәшче катнашкан ярышны 300 дән артык кеше тамаша кылды һәм матур көрәш караудан зур канәгатьләнү алды.

Соңгы елларда район күләмендә үткәрелә торган ярышлар зур әзерлек һәм оешканлык белән уза. Менә бу көрәш бәйрәме дә барлык традицияләрне саклап, тиешле шартларына туры китереп, бик матур алып барылды. Минем белән әлеге ярышка килгән "Сельский мир" журналы баш редакторы Иршат Хәмидуллин да:
-Республика күләмендә уза торган ярышлар сыман үтә икән сездә спорт чаралары,-дип куйды.
Менә ярышта катнашасы барлык егетләр көчле алкышлар астында залга үтеп, бер сафка тезелделәр. Татарстан һәм Росия әләмнәрен күтәрү хокукы татарча көрәш буенча республика бәйгеләре призеры, район Сабантуйлары җиңүчесе Алпар егете Илнар Һадиевка бирелде.
Бәйгедә бил алышасы көрәшчеләрне һәм аларга көч биреп, хуплап торырга дип күпләп килгән җанатарларны районыбыз башлыгы Фердинат Дәүләтшин сәламләде.
-Келәмгә чыгасы барлык егетләрне бүгенге спорт бәйрәме белән тәбриклим. Татарча көрәш спорты районда акрынлап үсеш ала. Яшьләрнең көрәшкә тартылуы аеруча күркәм күренеш,-диде Фердинат Мидхәтович. Аннан ул төрле елларда татарча көрәш спортында җиңүләр яулаган, республика турнирларында чыгыш ясап районыбыз данын күтәргән ветеран көрәшчеләргә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында байтак еллар буе район Сабан туеның баш батыры булган, "Социалистик Татарстан" (хәзер "Ватаным Татарстан") газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге турниры җиңүчесе Талип ага Яруллин да бар иде. Шулай ук төрле елларда район Сабантуйлары батырлары булган Әсхәт Сәлаховка, Рифкать Хафизовка, Тәлгать Әхмәтшинга, Айтуган Вафинга район башлыгы хөрмәтләп бүләкләр тапшырды.
Билгеле, мондый ярышлар барышында якташыбыз, милли көрәш буенча Татарстан һәм Россия чемпионы булган спорт мастеры Рәшит Сәмигуллин исеме дә яңгырамый калмый. Алдагы милли көрәш бәйгесен аның призына үткәрү тәкъдимен яшь спортчылар көчле алкышлар белән хупладылар.
Баш хөкемдар Рамис Вафин ярышның тәртибе белән таныштыргач, ике келәмгә беренче пар көрәшчеләр чакырылды. Көрәшне гадәттә иң кечкенә авырлыктагы малайлар башлап җибәрә. Менә 25 килограммга кадәр үлчәмдәге Алмаз Хәйруллин (Яңа Салман авылы) көндәшләрен бер-бер артлы сыртларына салды. Яшь булсалар да, бу малайлар инде көрәш алымнарын шактый үзләштереп киләләр. Ә бит элегрәк Сабантуйларда малайлар мәйданга көрәшкә чыккач бил алышу җаен белмиләр, хәтта сөлгене дә дөрес тота алмыйлар иде. Биредә инде без башка югарылыктагы көрәшне күрәбез. Келәмгә чыккан егетләрнең һәркайсы көрәш түгәрәкләренә йөри, тренерлары өйрәткәннәрне бүген гамәлдә күрсәтергә тырыша. Шунысы куандыра: көрәш түгәрәкләре хәзер күп мәктәпләрдә эшләп килә. Бу ярышка 27 мәктәптән укучылар килгән иде, тагын 12 авыл җирлегеннән яшьләр катнашты. Барысы 202 көрәшче бил алышты район башлыгы призларына үткәрелгән бәйгедә.
Барлык авырлык категорияләрендә җиңүчеләрне ачыклау өчен ярыш көне буе дәвам итте. Зал тулы җанатарлар булу да чарага аеруча җанлылык, бәйрәм төсмере өстәде.
Ә бит нинди өметле көрәшчеләребез үсеп килә! Алпардан Илназ Мәхмүтов, Нәби Дәүли исемендәге гимназиядән Андрей Мишанин, Базарлы Матак урта мәктәбеннән Кирилл Родионов, Ташбилгедән Рәмзил Абдуллин, Каргадан Айрат Фәттахов келәмдә көчле беләкләре, техник күнекмә-алымнарны нык үзләштерүләре белән көндәшләреннән өстен булуларын кат-кат исбатладылар.
Авыл яшьләре арасында батыр булып үз үлчәмнәрендә Алмаз Хафизов (65 килограммга кадәр авырлыкта, Базарлы Матактан), Алмаз Хәмидуллин (70 кг, Базарлы Матактан), Илнар Хәсәнҗанов (80 кг, Каргадан), Ринас Габдрахманов (80 килограммнан югары, Алпардан) батыр калдылар.
Район башлыгы призларына бәйгенең җиңүчеләренә грамоталар, медаль һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Ветеран көрәшче, уңышлы эшмәкәр Тәлгать Әхмәтшин зур спортка беренче адымнарын ясаучы иң яшь малайга истәлекле бүләк әзерләгән иде. Аны Яңа Салман мәктәбе укучысы, өметле яшь көрәшче Алмаз Хәйруллинга тапшырдылар.
Мәктәп командалары арасында беренче урынны Н.Дәүли исемендәге гимназия көрәшчеләре яулады. Икенче урында - Ташбилге, өченче - Яңа Салман мәктәпләре командалары. Авыл яшьләре командалары арасында җиңүче исеменә Базарлы Матак авыл җирлеге көрәшчеләре лаек булды. Икенче һәм өченче урыннар Алпар, Карга авыл җирлекләре командаларына бирелде. Призлы урыннарны алган командаларга кубоклар тапшырылды.
"Алинә" спорт залында ярышны әйбәт үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылды - бина эче җылы, көн әйләнәсе буфет эшләп, кайнар чәй, йомшак күмәчләр тәкъдим итеп торды. Ә Н.Дәүли исемендәге гимназия (җитәкчесе Фәридә Яруллина) 300 кешене түләүсез кайнар әбәт белән сыйлады.
Спорт бәйрәменә әйләнгән үткән шимбә көне шулай узды. Бу чара күпме яшьләрнең күңелен кузгатып, аларда яңа җиңүләргә омтылыш уятты. Өйләренә кайтырга дип автобусларга утырышканда ук көрәшче малайлар: "Тагын кайчан булыр икән мондый ярышлар?" дип кызыксына башладылар. Ә ул бәйге озак көттермәс, тагын берәр айдан якташыбыз, легендар көрәшче Рәшит Сәмигуллин призларына район ярышлары үткәрү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: