Алькеевские вести

Алькеевский район

Рус Тат
Полезная информация

Газета турында

Район газетасына - 80 яшь 1931 елның 2 мартында ВКП(б)ның Әлки район комитеты берләшкән пленумы "Районның милли үзенчәлекләрен һәм халыкның мәдәни яктан бик нык артта калуын исәпкә алып партиянең өлкә комитетыннан район территориясендә кичекмәстән даими газета чыгара башлауны сорарга" дигән резолюция кабул итә. Әлеге үтенеч яклау таба һәм 1932 елның...

Район газетасына - 80 яшь

Реклама

1931 елның 2 мартында ВКП(б)ның Әлки район комитеты берләшкән пленумы "Районның милли үзенчәлекләрен һәм халыкның мәдәни яктан бик нык артта калуын исәпкә алып партиянең өлкә комитетыннан район территориясендә кичекмәстән даими газета чыгара башлауны сорарга" дигән резолюция кабул итә. Әлеге үтенеч яклау таба һәм 1932 елның мартында "Колхоз, алга!" дип аталган гәзитнең беренче саны дөнья күрә. Безнең районда яшәүче гаиләләрнең күпчелеге яратып укый торган "Әлки хәбәрләре"нең юлы әнә шулай башлана.
Гайон газетасы... Еллар үткән саен кыйммәте арта баручы елъязма ул. Һәр авылга, һәр өйгә, үзенең тугрылыклы укучыларына район сулышын, республика һәм дөнья хәбәрләрен ирештереп торучы якын дус ул. Аның битләрендә - Әлки җиренең иң уңган, иң тырыш уллары һәм кызларының коллектив портреты, хезмәт һәм иҗади уңышларыбызның чагылышы. Журналистлар материалларында - шушы чорның үзенчәлекләре, халкыбызның яшәеше. Газета сүзе - нәтиҗәле һәм зур көч ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев