Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Киләсе елда да икмәкле булырбыз

Районда көзге чәчү эшләре көннән-көн зур куәт ала бара. Быел механизаторларыбыз уҗым культураларын 25 мең 600 гектарда чәчеп калдырырга тиешләр. Шуның 20 мең гектарын көзге бодай алып торачак. Быел республика чиста пар җирләрендә һәм борчак, рапс кебек культуралар биләгән пар җирләрендә көзге чәчү башкарган өчен субсидия бирәчәк. Әлеге мәйданнарның һәр...

"Үзәк Әлки" филиалында бүген төрле отрядларда өч агрегат чәчүдә эшли. Алар көзеннән 11368 гектарда чәчү эшләре башкарырга җыеналар. Шуның төп өлеше - 9032 гектары - көзге бодай, калганы исә көзге арыш (1300 гектар) һәм тритикале (1036 гектар) булачак.

Без филиалның "Тахтала" отрядында чәчүче егетләр янында булып кайттык. Иске Салман авылы башындагы кырда Тахтала егетләре көзге бодай чәчәләр иде. Үзенең куәтле К-744 тракторына "Кузбасс" чәчкеч агрегаты тагып Виктор Рыжков эшли.

Виктор күп еллардан бирле механизатор хезмәтен башкара. Ул башта әтисе Евгений Петрович янында комбайнчы ярдәмчесе була. Мәктәпне тәмамлагач үзе тракторга утыра. Ә инде хәрби хезмәттән кайткач егеткә бер дә шикләнмичә өр-яңа К-150 тракторын тапшыралар.

Ә бүген эшләүче К-744 тракторын Виктор җиденче ел иярли. Тимер-томырга кулы ята торган егет инде үзе. Техниканың бар нечкәлекләрен белеп эшли. Шулай итеп, Виктор бүген мәрхүм әтисенең эшен дәвам иттерә. Викторның эшен исә улы Стас дәвам итәр дип ышанып торалар. Стас әлегә агроуниверситетның өченче курсына гына бара. Әтисе кебек үк техника җанлы булгангадыр, механикалаштыру факультетында укый.

Тахталада Рыжковлар гаиләсе һәрчак мактаулы булды. Викторның бертуганы Михаил да бик булдыклы егет. Ул да механизатор хезмәтендә эшләде, хәзер терлекчелектә дә сынатмый.

Без басып тора торган кырны чәчүгә төшкәнче Виктор дүрт тапкыр эшкәртеп чыккан. Яздан башлап өч тапкыр культивацияләгән, чәчәр алдыннан гына дискатор белән эшкәртә. Инде менә туфрагы күпереп торган тип-тигез кырда чәчү бара.

Владимир Табунов бензовоз белән килеп Викторның тракторына басуда ук ягулык салды. Ә Александр Терентьев махсус агрегат аша чәчкечкә орлык бушатты. Аңа бу эштә төяүче Александр Козлов ярдәм итте.

Менә дәү чәчкеч агрегаты кыр буенча бара-бара күздән югалды. Аның артыннан кара полоса гына сузылып калды. Виктор Рыжков кебек булдыклы егетләр эшләгәндә киләсе ел уңышына һичшиксез ныклы нигез салыныр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Осенний сев