Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Әлки районында теркәлүчеләр 19 миллион сум салым түләргә тиешләр

2015 елда булган милек-мөлкәтебез өчен салымны түләү вакыты быел үзгәртелде - һәркем җир, транспорт һәм күчемсез милек салымын 1 декабрьдән дә соңга калмый түләп өлгерергә тиеш. Беренче карашка, аз вакыт бирелми, ике ай эчендә моны эшләргә җитешербез кебек. Әмма монда шунысы бар: башка елларда салым түләү турындагы хатларны берничә ай...

2015 елда булган милек-мөлкәтебез өчен салымны түләү вакыты быел үзгәртелде - һәркем җир, транспорт һәм күчемсез милек салымын 1 декабрьдән дә соңга калмый түләп өлгерергә тиеш.

Беренче карашка, аз вакыт бирелми, ике ай эчендә моны эшләргә җитешербез кебек. Әмма монда шунысы бар: башка елларда салым түләү турындагы хатларны берничә ай алдан ала идек. Ә быел, инде октябрьнең беренче декадасы төгәлләнсә дә, кайберәүләр мондый хатны әлегәчә алмаган. Үзебездәге салым инспекциясенә генә барып, яздырып алыр идең, анысын да эшләп булмый, чөнки бу хәбәрләрне Уфадан җибәрәләр быел.

Икенчедән, почта аша түләү кәгазе килеп тә, почтага яисә багкка ашыгучылар юк дәрәҗәсендә әлегә. Ә бит салым түләү вазыйфасын искә төшергән 6000 хат таратылган инде. Шулар буенча нибары 3 мең сум акча кергән!

-Салым органы милек салымнарын исәпләп, язып бетерде. Быел районда теркәлгән физик затлар барлыгы 2 миллион 70 мең сум милек салымы, 2 миллион 843 мең сум җир салымы, 14 миллион 229 мең сум транспорт салымы түләргә тиеш,-дип хәбәр итә федераль салым хезмәте 1 нче районара салым инспекциясенең район участогы баш дәүләт салым инспекторы Наталья Голубева. -Халыкның төп күпчелеге моңа җаваплы карый, салымнарны тиз һәм тулысынча түли. Әмма салым турында онытып җибәрүчеләр дә аз түгел. Андыйларга карата гамәлдәге закончалык рөхсәт иткән чаралар күрелә. Шуның өстенә салымнарга пеня кушып исәпләнә. Бездә эшләр моңа барып җитмәс, әлкилеләр тиз арада салым түләрләр дип өметләнәм.

Салымнарны банклар бүлекчәләрендә, түләү терминаллары, "Электрон Татарстан" инфоматлары аша, почта бүлекләрендә түләргә була. Интернетта шәхси кабинетларын булдыручыларга тагын да ансатрак - алар өйдән торып та салымнарын түли алалар.

Җир пайларын инвесторларга тапшыручыларга Наталья Голубева мондый киңәш бирә:

-Пай җирләренең милекчесе инвестор түгел, ә физик зат. Шуңа күрә җир пае өчен һәм шәхси ярдәмче хуҗалык җирләре өчен салымнар түләү турында бер квитанция җибәрелә. Җир салымын һич соңармыйча түләргә киңәш итәбез. Әгәр аренда килешүендә каралган булса, инвестор пай хуҗасының бу чыгымнарын каплауны үз өстенә алыр.

Салым түләүне таләп иткән хатлар килү дәвам итә. Озакка сузмый гына эшләргә кирәк моны. Юкса, бурычлы калганнарның капкаларын суд приставлары какканны көт тә тор…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев