Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Парклар һәм скверлар көне

Бәйрәм арты бәйрәм, дигәндәй, әле генә республика көнен билгеләп үткән идек, үткән шимбәдә Парклар һәм скверлар көненә җыелдык. Базарлы Матакның ялларда тынып кала торган үзәге иртәдән гөр килде бу шимбәдә. Өйдәге эш мәшәкатьләрен калдырып торып авыл үзәгенә җыелган халыкны көзнең беренче ярминкәсе каршы алды. Ленин урамы буйлап тезелгән машиналардан шәхси...

Бәйрәм арты бәйрәм, дигәндәй, әле генә республика көнен билгеләп үткән идек, үткән шимбәдә Парклар һәм скверлар көненә җыелдык. Базарлы Матакның ялларда тынып кала торган үзәге иртәдән гөр килде бу шимбәдә.

Өйдәге эш мәшәкатьләрен калдырып торып авыл үзәгенә җыелган халыкны көзнең беренче ярминкәсе каршы алды. Ленин урамы буйлап тезелгән машиналардан шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары, эшмәкәрләр ит-сөт ризыклары, яшелчә, бал саттылар. Тере бозаулар да бар иде, терлек азыгы кирәксенүчеләр килосы 8 сумнан арпа (кызганыч, сатуда бодай булмады), көрпә, печән дә ала алдылар. Базарлы Матактан Гариповлар гаиләсе бик симез каз, үрдәк, тавык түшкәләрен, ә Леонтьевлар үзләренең 5 сутыйлык бакчаларында үстерелгән бәрәңгене тәкъдим иттеләр.

Ә бу вакытта Ленин паркында зур әзерлек эшләре тәмамланып килә иде. Паркның иркен мәйданын берничә өлешкә бүлгәннәр һәм төрле чаралар оештыру өчен билгеләгәннәр. Үзәк тротуарга тезеп куелган күпсанлы мольбертлар игътибарны җәлеп итте. Шунда ук район үзәк китапханәсе берничә җиргә ясап куйган китаплар күргәзмәләре, балалар уйнасын өчен һава тутырып ясалган әләмәт зур кирмән-батут, тамагы ачканнарны җәлеп итеп сок һәм тәмле күмәч-сумсалар сатучы киосок… Кыскасы, моңарчы яшь әниләр бишек төртеп йөргән, эскәмияләрендә сирәк-мирәк өлкәннәр ял иткән паркыбызга җан кергән, биредә бик күңелле атмосфера туып килә иде.

Һәм менә бәйрәм башланып китте. Һәр мәйданчык хәрәкәткә килде. Мольбертлар артына утыручыларга күмер белән рәсем ясау серләрен балалар иҗаты йорты педагоглары Гөлфия Билалова, Роза Арсланова аңлатты. Күңелле эстафета һәм спорт ярышларын Базарлы Матак мәктәбе укытучылары Фәнис Сәгыйров, Гөлчәчәк Камалова, Максим Муштаков оештырды һәм алып барды. Ә мәктәп китапханәчесе Ирина Крылова "Әдәби кафе" ачып, шигырь сөючеләр конкурсы үткәрде.

Паркның тыныч бер почмагында " Каенкай" бакчасыннан килгән сабыйлар тәрбиячеләре белән ямь-яшел чирәмдә төрле уеннар уйнадылар. Шул тирәдә кыздырган кукуруз ясап сатучылар да урын алган. Ә берничә җирдә укырга яратучылар өчен рәхәтләнеп китап дөньясына чуму мөмкинлеге тудырылган. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Миләүшә Хәйдәрова, Ирина Сабирова, Югары Әлкидән Венера Сираҗева, Иске Салманнан Гөлнур Гарипова, Чуаш Борнаеннан Татьяна Ерусланова һәм башкалар кызыксынучыларга төрле китаплар тәкъдим иттеләр. Тулы бер Тукай аллеясы булдырган иделәр алар. Моңа өстәп, паркта көне буе "Ачык микрофон" эшләп торды. Китапханәчеләр классик әсәрләрне кычкырып укыдылар. Аларга теләгән һәркем кушыла ала иде.

Иң күп кеше катнашканы һәм шулай ук иң күп тамашачыны җәлеп иткәне педагог Ирина Смышляева һәм "Бәхетлеләр" ансамбле оештырган "Бию мәктәбе" булгандыр, мөгаен. Башта балалар һәм үсмерләр (олыларның кыюлыгы җитмәде ахры) бию нигезләрен өйрәнделәр. Аннары бик зур төркем булып бергәләп берничә төрле биюне күңелле итеп башкардылар. Әйтүләренчә, шушы җыелма "ансамбль"дә 380 бала булган!

Паркка килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, аның урынбасары Мария Платонова котладылар. Алар бергәләп ял итү һәм аралашуның бу төрен матур гадәткә әйләндерергә кирәк, дигән теләк әйттеләр. Мөмкинлекләр җитәрлек бит моның өчен: хәзер район үзәгендә парклар да, спорт мәйданчыклары да бар, яңалары да төзеләчәк. Төрле чараларны матур итеп оештыру осталыгына ия методистлар һәм педагоглар да җитәрлек. Бары зур теләк һәм күмәклек кенә кирәк. Шул чакта ял сәгатьләрне түрләребезгә менеп кунаклаган "тиле вәзиргә" генә багышламыйча, гаиләләр, дуслар белән ачык һавада үткәрергә өйрәнеп китәр идек.

Бәйрәм кичке сәгатьләрдә дә тынмагач, бу фикер күпләр күңелендә тагын да ныгыгандыр. Кичке һавада дәртле дә, моңлы да көйләр яңгырап, авылдашларны кабат паркка чакырды. Бу юлы инде бирегә килүчеләрне концерт (теләге булган һәркем чыгыш ясый ала иде) һәм биючеләр көтә иде. Бу юлы бакчада өлкәнрәк яшьтәгеләр күбрәк иде. Алар очрашып сөйләшү мөмкинлегенә сөнеп, хәл-әхвәл сораштылар, яшьлекләрен искә төшереп биеделәр, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны тыңладылар.

Менә шундый бәйрәм үткәрелде үткән атна ахырында. Күңелле булды. Аны матур традициягә әйләндерергә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев