Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Үткәннәрдән хәбәр... (2011, июль)

Тинчурин үзенең әсәрләре белән масса арасында яхшы танылган драматурглардан санала. Аның әсәрләре куелганда театр бинасы һәрвакыт тулы була. Гадәттәгечә, бу юлы да халык күп иде. Билетлар җитмәде. Тинчурин әсәрләре художество ягыннан караганда матур.

Күбесе җыр һәм музыка белән куела. Ләкин содержание ягыннан караганда, хәзерге чор өчен һич әһәмияте юк. Киресенчә, эшче тамашачылар өчен зарарлы. Ялгыш караш һәм ялгыш фикер тудыруы мөмкин. Тинчурин «Зәңгәр шәл»е белән революциягә кадәр булган сыйнфый көрәшнең бер кисәген бирергә тели. Ләкин ул киресенчә килеп чыга. Алыйк шахтер тибын Булатны, Булат Донбасска барып акча җыеп кына кайта. Ул чын шахтер түгел, әгәр дә чын шахтер булса, үзенең эшли торган шахтасы турында берәр файдалы сүз сөйләр иде. Ләкин Булат алай итми, җырында да һәм сөйләгән сүзендә дә шахтадан зарлана. Андагы эшчеләрнең кызганыч хәлдә булуларын, аларга ашарга икмәкне кадаклап кына бирүләрен, андагы эшчеләрнең яктылык һәм саф һава күрергә тилмереп торуларын күрсәтергә тырыша. Булат тибы һич вакытта эшче шахтер тибы була алмый. Анда эшче шахтер психологиясенең исе дә юк. Ул үзенең авылын мактый. Бөтен тәмне, ямьне авылдан таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев