Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Укытучыларыгыз алдында үзегезне бурычлы тоясызмы?

Шәһит Гатауллин, "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесе. -Әлбәттә. Мин районда иң көчлеләрдән саналган Алпар урта мәктәбен тәмамладым. Укытучыларыбыз төпле белем һәм тәрбия бирделәр безгә. Математика укытучылары Нур абый Заһитов, Сания апа Вәлиева, татар әдәбияты укытучысы Хасип абый Рахманов, пионервожатый Зәйтүнә апа Әхмәтшина турында күңелемдә аеруча җылы хатирәләр саклана. Алар укыткан-өйрәткәннәр беркайчан...

Елена Краснова, Югары Колчурино авыл җирлеге башлыгы.
-Тормышта нигә генә ирешсәм дә, һәр уңышымда укытучыларымның өлеше бар, билгеле. Безнең укытучыларыбыз авылда иң абруйлы кешеләр иде. Алар безне үз үрнәкләрендә тәрбияләделәр, без аларга изге итеп карадык. Беренче укытучым Людмила Александровна Вазюковага, гомумән, мөгәллимнәребезнең барысына да сокланып, аларга охшарга тырышып, үзем дә укытучы профессиясен сайладым. Тормышта үз юлымны табуда әтием Виталий Григорьевич Ишмулкинның да йогынтысы зур булгандыр. Аның кебек хезмәт юлымны укытучы буларак башладым, ә хәзер менә авылдашларым шушы олы вазыйфаны ышанып тапшырдылар. Әтием дә 13 ел авыл советы рәисе булып эшләгән иде. Бүген хезмәтем өчен бик кирәкле җаваплылык, таләпчәнлек, кешеләр белән уртак тел таба белү кебек сыйфатларны укытучыларым тәрбияләде дип исәплим. Үзем белем алган Югары Колчурино һәм Чуаш Борнае мәктәпләре укытучыларына рәхмәтем зур.

Рамил Сәлахов, "Әлки" кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе.
-Әйе, укытучыларыбыз безгә гомер буена ныклы нигез булырлык белем, тәрбия бирделәр. Алпар урта мәктәбендә безне барлык фәннәрдән тирән белемле, көчле укытучылар укытты. Аларның һәркайсын олы хөрмәт белән искә алам. Математика укытучысы Сания апа Вәлиева, рус теле укытучысы Сәкинә апа Гатина, физкультура укытучысы Әнвәр абый Галимов, төрле елларда мәктәп директоры булып эшләгән Харрас абый Гыйззәтов һәм Әүхәт абый Садриев - бу педагогларның нинди олы шәхесләр булуын, безнең хакка нинди хезмәт куюларын еллар үткән саен тирәнрәк аңлыйсың. Алар биргән белем белән без үзебез теләгән уку йортларына барып керә алдык, ул белемнәрне әле дә кулланабыз. Гомумән, укытучы хезмәте олылауга һәм югары бәяләүгә лаек.

Ираида Васильева, Иске Матак авылы.
-Беренче укытучым Римма Христофорова алдында үземне гомер буе бурычлы саныйм. Ни аяныч, ул бүген арабызда юк инде. Римма Васильевна Чуаш Шәпкәсе мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укытты. Ул мине алты яшем дә тулмаган килеш беренче сыйныфка кабул итеп алды. Безне, балалар бакчасына да йөрмәгән сабыйларны, ул бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Ул безнең өчен әни дә, дәү әни дә, тәрбияче дә булды. Укырга-язарга гына түгел, ничек киенергә, үз-үзеңне тотарга кирәклегенә, әдәплелеккә, мәрхәмәтлелеккә без аңардан өйрәндек. Римма Васильевнага укытучы таланты Ходайдан бирелгән булгандыр, мөгаен. Өлкәнрәк сыйныфларда укыганда да гел аның янына килә идек. Мәктәпне тәмамлагач та элемтәне өзмәдек, аралашып, хатлар язышып тордык. Рәхмәт сиңа, изге күңелле укытучым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Учитель