Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Уңганнарга профсоюздан бүләк

Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы элегрәк райондагы иң зур оешмадан булып, анда колхоз һәм совхозлар эшчеләре, инженер-техник хезмәткәрләр, башка бик күп кешеләр әгъза булып торды. Профсоюз юлламасы белән төрле шифаханәләрдә ял итеп кайту гадәти хәл булган ул вакытлар инде онытылып бара. Әмма авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәри берлеге әле дә бар,...

-Билгеле, безнең оешма сан ягыннан зур югалтулар кичерде - бүгенге көндә "Хузангай" авыл хуҗалыгы кооперативы һәм ПМК "Мелиорация" җәмгыяте эшчеләре генә тугры булып калды. Элеккеге колхоз-совхозлар урынындагы "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятенә кергән хуҗалыклар коллективлары бүген профсоюзда тормый,- ди АПК хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе, һөнәри берлекләр район комитетларының координацияләү советы җитәкчесе Анастасия Смышляева. - Ләкин оешмабыз башка тармаклар эшчеләре өчен дә ачык, шуңа күрә бездә авыл хуҗалыгы белән бәйле булмаган берничә оешма - учреждение (әйтик, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат - йорты һ.б.) эшчеләре һәм хезмәткәрләре әгъза булырга теләк белдерде.

Һөнәри берлек - профсоюзларның төп бурычы, максаты элеккечә булып кала бирә - эшчеләр мәнфәгатьләрен яклау, хезмәт куркынычсызлыгы мәсьәләләрен контрольдә тоту… Профсоюзга караган ял йортлары да әле барысы да ябылып бетмәгән, елына берничә генә булса да юллама бирелә эшче-хезмәткәрләргә.

…Ә күптән түгел без Анастасия Смышляева белән "Хузангай" кооперативына бик күңелле эш белән барып кайттык: урып-җыюда иң зур күрсәткечләргә ирешкән берничә механизаторга профсоюздан бүләкләр бирелде. Комбайнчы Михаил Викторович Мукусев урып-җыю чорында 32 эш көнендә "Класс" комбайны белән 1529 тонна бөртек суктырган. Шундый ук комбайнда эшләүче Артем Федорович Зиньковның күрсәткече 1514 тонна. Вадим Анатольевич Морелев "МагДон" комбайны белән 3440 гектарда игеннәрне теземнәргә салган. Менә шушы уңган механизаторларга бүләкләр тапшырды Анастасия Смышляева.

Биредәге профсоюз оешмасының эшчәнлеге күзгә күренеп тора: хезмәт килешүләре төзелгән, махсус бирелгән кабинетта хезмәтне саклауга кагылышлы стендлар ясап куелган. Эш урыннарының куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүен дә тикшереп, контрольдә тоталар. Профсоюз оешмасын хуҗалык икътисадчысы Иван Владимирович Кудряшов җитәкли. Ул үзләрендә 146 эш урыны барлыгын, шуларның 123 е аттестацияләнгән булуын әйтеп үтте (калганнарына мондый таләп куелмаган да). Иң актив профсоюз лидеры буларак, аны да бүләкләде профсоюзның райком рәисе.

Рәсемдә: М.Мукусев, В.Морелев һәм И.Кудряшовка профсоюз бүләкләрен А.Смышляева тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Профсоюзы