Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Уңышның яртыся җыеп алынды

Районда 37 мең 700 гектарда игелгән бөртекле культураларның 18 мең гектардан артыгында урып-җыю эшләре башкарылды. Бу районда уракның 50 проценты төгәлләнде дигән сүз.

Әлки районы республикада урып-җыю эшләре барышы буенча беренче урында килә. Урак лидерлары арасында бездән соң Нурлат, Алексеевск районнары. Аларда урак барлык чәчелгән мәйданнарның 40 проценттан күбрәгендә башкарылган. Республиканың башка районнарында урып-җыю 30 процент һәм аннан азрак күләмдә эшләнгән.

Көзге культуралардан уңыш көтелгәннән түбән булды. Уҗым басуларының уртача уңышы гектардан 14,5 центнер гына тәшкил итә. Ә менә сабан культуралары урагына керешкәч күрсәткечләр бераз әйбәтләнде. Хәзергә район буенча һәр гектардан уртача 18,2 центнер уңыш чыга. Бездә елына күрә бигрәк тә арпа әйбәт уңган. Аның уңышы район буенча һәр гектардан 25,8 центнер тәшкил итә. Әлеге культура районда 10 мең 394 гектарда игелде. Бүгенгә шуның 3568 гектары җыеп суктырылды. "Хузангай" кооперативында арпа мәйданнары 4374 гектар тәшкил итә. Шуның яртысыннан уңыш җыеп суктырылды. Биредә арпаның һәр гектарыннан уртача 27,5 центнер уңыш чыгып килә.

"Кызыл Шәрык-Агро" ААҖ нең "ВостокЗернопродукт" филиаллары арасында "Көньяк Әлки" дә урып-җыю эшләре аеруча әйбәт оештырылган. Биредә барлык бөртекле культуралар мәйданнарының 70 процентында урак төгәлләнгән.

Шулай ук "Хузангай" кооперативында урып-җыю эшләре комплекслы һәм төгәл алып барыла. Биредә уракта катнашучы механизаторларны, шоферларны көнгә өч тапкыр түләүсез диярлек тукландыралар. Комбайннар ватылган очракта кырда ук көйләүчеләр бригадасы хезмәт күрсәтә башлый. Биредә 29 комбайн суктыруда, 7 комбайн игеннәрне теземнәргә салуда эшли.

Быел районда игеннәре җыеп алынган кырларда саламны да шунда ук рулоннарга төреп баралар.

Гомумән алганда районның игенче-белгечләре уңышның үскән кадәресен югалтуларсыз җыеп алу өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланып эшлиләр.

Бер үк вакытта уҗым культуралары чәчү өчен җир хәзерләү дә башкарыла. Көзге культуралар 25.6 мең гектарда игеләчәк. Аның өчен 22 мең гектарда басулар әзер инде. Чәчүгә 10 августта төшәргә ниятләнә.

Чиябаш егете Азат Әхмәтов уракта катнашучы район комбайнчылары арасында иң беренчеләрдән булып 1 мең тонна бөртек суктыру чиген узып китте. Азат - "Көньяк Әлки" филиалы комбайнчысы. Ул үзенең "Лексион-570" комбайны белән быел алтынчы сезон уракта катнаша. Урып-җыю башыннан бирле Азат 600 гектар мәйданда игеннәрне суктырып алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Жатва