Төп яңалык
-
22 июль 2022 - 10:40Әлки районы: депутатлар халык фикере ягында14 июльдә Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә Сихтермә-Хузангай авылы исемен үзгәртү мәсьәләсе каралды. Фикерләр төрле иде. Шулай да депутатларның күпчелеге авыл исемнәрен алмаштырганда, иң элек халык фикеренә таянырга кирәклеген ассызыклады. Бу мәсьәлә тавышка куелганчы, Дәүләт Советы сессиясендә район башлыгы Александр Никошинга сүз бирелде. Аның чыгышы белән түбәндә сезне дә таныштырып китәбез. “Әлки муниципаль районының Иске Кората авыл җирлеге Советы Сихтермә-Хузангай авылын Сихтермәгә алмаштыру тәкъдиме белән чыкты. Шул мәсьәлә буенча 2021 елның 24 ноябрендә әлеге авыл кешеләре белән җыелыш үткәрелде. Җыелышта катнашу хокукы булган 196 кешенең 101е килгән иде, бу 51,5 процент дигән сүз. Нәтиҗәләргә караганда, бар кеше дә авыл исемен алмаштыруны яклап тавыш биргән. 2021 елның 13 декабрендә Иске Кората авыл җирлеге утырышы булды, анда да җирле үзидарә депутатлары (7 депутатның 6сы килгән иде) авыл исемен алмаштыру тәкъдимен хуплап чыкты.
-
21 июль 2022 - 09:34Әлки районы: “Яшь имәннәр” лагерында балалар әйбәт туклана, анда тәүлек әйләнәсе каравыл эшлиБалаларны җәйге ялга озатканда һәр ата-ана сабыйларының тамагы тук булырмы, көтелмәгән хәл килеп чыкмасмы, дип борчыла.
-
19 июль 2022 - 13:15Әлки районы: “Триммер Югары Әлкигә китте”2022 елның икенче яртыеллыгына “ Әлки хәбәрләре” район газетасына 4 меңгә якын кеше язылды. Без традиция буенча әбүнәчеләребез арасында бүләкләр уйнаттык.
-
18 июль 2022 - 13:55Әлки районда рәсми коену урыннары юкҖәй ул – күңелле итеп ял итү вакыты. Кояшлы, эссе көннәрдә ничек итеп су коенмый каласың! Ул күңелгә рәхәтлек биреп кенә калмый, тәнгә сихәтлек тә өсти. Әмма билгеле бер кагыйдәләрне үтәгәндә генә, файда алырга мөмкин.
-
13 июль 2022 - 12:18Әлки районы: җәй - юлчылар өчен кызу чорИюль, эсселек, кайнар кояш... Мондый көннәрдә күпләр күләгәгә качарга тырыша, салкынчарак урын эзли, әмма бу сүзләр юлчыларга кагылмый. Чөнки алар өчен җәй айлары кызу кояшның үзенә кебек үк кайнар чор.
-
9 июль 2022 - 08:34Урта Әлки терлекчелек фермасындагы малларны кышлатуга сенаж салу әйбәт оештырылганУрта Әлки - кечкенә авыл. Аның янәшәсендә ел дәвамында 1 мең баш үгезләр асрала торган симертү фермасы бар.
-
8 июль 2022 - 08:02Әлки районы мәчетләрендә 3 сәгать 10 минутта Корбан гаете вәгазе укылачакӘссәләмүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәәкәтүһ, хөрмәтле дин кардәшләребез!
-
7 июль 2022 - 15:24Сихтермә-Хузангай авылында узачак Уяв бәйрәменә әзерлек эшләре төгәлләнеп киләСихтермә-Хузангай авылында узачак Уяв бәйрәменә әзерлек эшләре төгәлләнеп килә
-
6 июль 2022 - 13:16Әлки районы Йолдыз поселыгында зурлап авыл көне уздыСоңгы тапкыр биредә туганнар 2014 елда җыелган булганнар икән.
-
1 июль 2022 - 10:00Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме узачак мәйданда соңгы әзерлек эшләре бара10 июльдә Сихтермә-Хузангайда үтәчәк Уявка барыргамы-юкмы дип, һаман да икеләнәсезме? Бүген без күңелегездә туган шикләрне таратырга телибез.
-
28 июнь 2022 - 11:00Әлки районында офис җиһазларын утильләштерделәр Оешма – учрежденияләрдә кулланышта бик күп офис техникасы бар. Еллар үткәч алар “картая” гамәлгә яраксызга әйләнә.
-
24 июнь 2022 - 07:51Әлки районы үзәк хастахәнәсендә Медицина хезмәткәре көне уңаеннан бәйрәм үткәрелдеБүген актлар залы чәчәкләргә күмелгән, төрле төстәге шарлар белән бизәлгән.
-
23 июнь 2022 - 07:14Әлки районы үзәген тәзекләндерү буенча зур эш башкарылаБыел Базарлы Матак авыл җирлегенең башкарма комитеты район үзәген тәзекләндерү буенча зур эш башкарырга ниятли.
-
22 июнь 2022 - 09:15Базары Матактагы "Яшь имәннәр" лагерьда сәламәтлекне ныгыту өчен бар мөмкинлекләр дә булдырылганЯмьле вакыт та соң җәй! Аеруча балалар өчен.
-
17 июнь 2022 - 07:20Илья Амуков: "Белгечлегемнең армиядә бик кирәге чыкты"Илья исемен ишеткәндә, баһадирдай гәүдәле, көчле, кыю, гаиләсен дә, туган йортын да, бөтен Русьны да коткарырга сәләтле кеше күз алдына килә.