Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2017 елда тәмәке бәясе сизелерлек артырга мөмкин

Бу Финанс министрлыгы 2017-2019 елларда тәмәкегә акцизларны 10 процентка индексацияләгән очракта шулай булачак.

71Финанс министрлыгы 2017-2019 елларда тәмәкегә акцизларны 10 процентка индексацияләгән очракта, 2017 елда бер кап тәмәкенең бәясе 10-20 сумга күтәрелергә мөмкин.

"Бат Россия" компаниясенең корпоратив мөнәсәбәтләр буенча директоры Алексадр Лютый "Известия" газетасына шулай дип белдергән.

"Җитештерүчеләр, акциз ставкалары һәм башка чыгымнар артуга җавап итеп, тәмәкегә бәяне күтәрергә мәҗбүр булачак", - дигән Лютый.

Ул аныклап узганча, акциз хисабына бер кап тәмәкенең уртача бәясе 102 сумга җитәргә мөмкин. Әлеге хакның яртысыннан күбрәген - 60 сумга якынын акциз һәм өстәмә кыйммәт салымы тәшкил итәчәк.

JTI компаниясенең Россиядәге корпоратив мөнәсәбәтләр һәм коммуникацияләр буенча вице-президенты Сегей Киселек газетага аңлатып узганча, Салым кодексында ниятләнгән акциз ставкасын арттырудан бер кап тәмәкенең бәясе 2016 елдагы 89 сумнан 2017 елда 104 сумга кадәр артыр иде. Әмма Финанс министрлыгы тәкъдим иткән акцизларны 10 процентка күтәргәннән соң, уртача бәя 109 сум тәшкил итәргә мөмкин. Ягъни, 2016 ел белән 2017 елгы аерма 20 сумга җитә.

2016 елның апрель аенда финан министр урынбасары Илья Трунин ведомство электрон сигаретларга акциз кертү мөмкинлеген карый, дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, электрон сигаретларда әлеге товарның эчендәге сыеклыкка акциз кертеп булыр иде. Министр урынбасары фикеренчә, гадәти тәмәкегә акциз салынып, электрон сигаретларга салынмау - сәер хәл.

http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/18668-2017-elda-t%D3%99m%D3%99ke-b%D3%99yase-20-sumga-artyirga-m%D3%A9mkin.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев