Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алты сыер да күп түгел

Соңгы ункөнлектә (29 сентябрь-8 октябрь) индивидуаль сектордан 107,8 тонна сөт хәзерләнде. Алпар, Чуаш Кичүе авыл җирлекләрендә бу чорда шәхси хуҗалыклардан 10,1-11,8 тонна сөт җыелды. Район буенча сөт хәзерләү күләме алдагы декададагыдан 1345 килограммга кимеде.

Салман, Карга, Юхмачы һәм башка кайбер авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыклардан сөт хәзерләү алдагы ункөнлектән артыграк булса да, кайбер урыннарда ул азая бара. Әйтик, Ташбилге, Кошки, Борискино авыл җирлекләрендә сөт алдагы декададагыдан 578-453 килограммга азрак җыелган. Ун көндә Алпарда җыелган сөт һәр сыерга уртача 84 килограмм тәшкил итсә (район буенча 35,5 килограмм), Югары Колчуринода ул - 5, Түбән Кәчидә - 7,9, Борискинода 8,6 килограммнан артмый.

Быел азыкка кытлык юк, маллар көтүдә йөри. Сөтне сатуны кискен киметерлек объектив сәбәпләр дә юк. Юхмачы авыл җирлегендә, мәсәлән сөт хәзерләү күләме узган елның шушы чорындагыдан да, алдагы ункөнлектәгедән дә артык. Бу авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларда 176 баш сыер асрала. Аларның күп өлеше Югары Әлморза авылына туры килә. Авыл көтүендәге 200 баш мөгезле эре терлекнең 98 е сыерлар. 22 хуҗалыкта икешәр-өчәр баш сыер асрыйлар, Гатыйпов Рәхим хуҗалыгында 5 баш сыер савалар, 2 хуҗалык 4 әр сыер тота. Рәхмәтуллина Илһамия апа исә көтүгә алты баш сыер куа, шуның кадәр үк бозаулар үстерә. Авыл халкы печән, салам кебек терлек азыгы хәзерләү мөмкинлеге тудырган инвестор Айрат Хәйруллинга бик рәхмәтле. Кызганыч, аларның пай җирләре юк. Югары Әлморза халкы сөтне дә чагыштырмача күп сата. Әйтик, тугыз айда Рәхмәтуллина Илһамия апа 12 тонна 940 килограмм - 130 мең 694 сумлык сөт тапшырган. Зөлфирә Гатыйпова - 11 тонна 780 килограмм, Сәлиха Хәмидуллина 10 тонна 600 килограмм сөт сатып, 119-103 мең сум табыш алганнар.

Югары Әлморзада яшәүче данлыклы ясалма орлыкландыру технологы

Рәхим Гатыйпов 33 ел шушы хезмәтне башкарчан. Ул үз тәҗрибәсен башкалар белән бик теләп уртаклаша. Хәзер аның эшен кызы Рамилә Нотфуллина дәвам итә. Бүгенгә авыл җирлегендә шәхси хуҗалыклардагы 89 баш сыер (гомуми көтүнең 68 проценты) ясалма юл белән каплатылган. Димәк, авыл халкының киләчәктә дә сөтне мул тапшырачагына ышаныч зур.

Бүген район территориясендә 16 ясалма орлыкландыру пункты исәпләнә. Юхмачыдан тыш, Чуаш Кичүе, Иске Матак һәм Иске Камка авыл җирлекләрендә дә алар чагыштырмача яхшы гына хезмәт күрсәтә. Ә менә Кошки авыл җирлегендәге көтүләрдә үгезләр дә юк, ясалма орлыкландыру пункты да эшләми. Иске Чаллы, Базарлы Матак, Алпар авыл җирлекләрендә дә, технологлар булмау сәбәпле, җиһазланган ясалма орлыкландыру пунктлары эшләми. Аларны кадрлар белән тәэмин итү авыл җирлекләре җитәкчеләренә йөкләнгән бит. Ел азагына кадәр ясалма орлыкландыру пунктлары һәр авыл җирлегендә булдырылачак. Шәхси хуҗалыклардан сөт хәзерләүне тиешле югарылыкка җиткерү өчен аларның эшен җайга салу һәм контрольдә тоту бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев