Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Авылда безгә бик ошый!”, – ди Әлкидә яшәүче яшьләр

Районның барлык тармакларында бүген яшь белгечләргә кытлык. Гомүмән, авылларны саклау, яшәтү өчен яшь гаиләләр, балалар чыр-чуы кирәк. Туган җиребезнең киләчәге – яшьләр кулында. Шуңа да егетләр-кызларның авылда калуы – иң мөһим бурычларның берсе. Бәхеткә, авылларыбызда төпләнеп калган, үзләренең киләчәкләрен Әлки җире белән бәйләп караучы яшьләребез байтак. Райондагы тормыш турында алар ни әйтер? Сүз – яшьләребезгә.

  

Ришат Исхаков, юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча әйдәүче белгеч, Яңа Чаллы авылы:

  • Мин кечкенәдән авыл тормышына мөкиббән. Әби-бабайлы зур гаиләдә, авыл эшләренә өйрәнеп үстем. Малай чактан ук атларны яраттым, һәр елны Сабан туйларында атлар чабышында катнаша идем. Анда алган бүләкләрем чутсыз, ә 2012 елда ат чабышында район Сабантуе чемпионы да булдым. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, ике төрле уйлап та тормадым, һич икеләнүсез авылда калырга ниятләдем. Армиягә кадәр техникум тәмамлаган идем, Казан юридик университетына читтән торып укырга кердем, хәзер дүртенче курста белем алам.   Эшемне дә, авыл тормышын да яратам. Әти-әни белән зур хуҗалык тотабыз, үгезләр асрыйбыз. Хәзер авылда да тормыш бик әйбәт. Районда менә дигән спорт комплексы, бассейн бар. Юллар бик яхшы. Эш урыннары җитәрлек булса, әйтик, берәр предприятие төзелсә, яшьләр, минемчә, авылда бик теләп калыр иде.

Сөйгән кызым да авыл җанлы. Әлегә ул Казанда эшли, гаилә коргач районда төпләнеп калырга исә бер дә каршы түгел.

Ирина Юманова, Хузангай урта мәктәбенең информатика укытучысы:

  • Мин ике югары белем алдым, хәзер яраткан эшемдә – балаларга белем бирәм. Авылдашым Вадим белән гаилә коргач, үзебездә төпләнеп калырга булдык. Бәхетебезгә (нам повезло),  авыл яшьләре өчен торак төзү программасы эшли башлады. Беренче улыбыз тугач, дәүләт субсидиясе ярдәмендә авылда иркен йорт салып кердек. Хәзер инде өч балабыз үсеп килә. Хуҗалыгыбыз зур, бакча үстерәбез, терлек-туар асрыйбыз. Балаларыбыз да кечкенәдән кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үсәләр.

Хәзер бит инде авыл җирендә дә тормыш шартлары  шәһәрдәгедән ким түгел. Менә дигән балалар бакчасы (инде яңасы өлгереп килә), заманча мәктәбебез эшләп тора. Кибет, клуб, музей, хастаханә бар, юллар менә дигән. Авылыбызда яшь гаиләләр өчен торак йортлар төзелә. Аннан соң, туганнар, әти-әниләр янәшәдә генә. Кыскасы, авылда яшәү безгә бик ошый!

Юлия Сычева, сатучы, Борискино авылы:

  • Ирем Михаил белән гаилә коргач, без шәһәргә киткән идек. Әмма кала тормышы бер дә күңелебезгә ятмады. Һаман авылга тартылдык. Һәм, ныклы бер карарга килеп, иремнең туган авылы Борискинога күченеп кайттык. Бу авылның матур табигате дә, күркәм халкы да миңа бик ошый. Зур итеп бакча утыртабыз, күп мал-туар асрыйбыз.  Яңа йорт салып кердек, дөрес, кайбер төзелеш эшләре төгәлләнмәгән әле. Эштән курыкмасаң, авылда менә дигән яшәргә була. Монда иркенлек, саф һава, ике кызыбыз да рәхәтләнеп үсәләр. Үзебез үстергән-җитештергән экологик яктан чиста, файдалы ризык белән тукланабыз. Үзем район үзәгенә килеп кибеттә эшлим, Михаил – “Кызыл Шәрык-Агро”да комбайнчы. Яшьләргә сүзем шул: шәһәр ыгы-зыгысында фатирсызлыкка интегеп яшәгәнче, кайтыгыз авылга. Монда яшьләр бик кирәк.

Илназ Сәлахов, шофер, Үргәгар авылы:

  • Мин авылда яшәвемнән бик канәгать. Бала чактан ук тормышымны гел авыл белән бәйләп карый идем. Мәктәпне тәмамлагач, район үзәгендәге һөнәр училищесенда укыдым. Берникадәр вакыт “Сельэнерго”да электрчы булып эшләдем.  Аннан соң Шәйхетдиновлар шәхси предприятиесенә шофер булып урнаштым.  Дөрес, эш җиңелләрдән түгел, атналар буе тоташ юлда булырга туры килә. Без бөтен ил буйлап төрле йөкләр ташыйбыз. Әмма хезмәтемне бик яратып башкарам.

Мин шәһәр тормышы белән дә таныш анысы. Өйләнгәч, гаиләм белән калага китеп урнашкан идек. Шунда шәһәрдә яшәүнең минем өчен түгеллегенә чынлап торып инандым. Авылның саф һавасын, хезмәтен, кешеләрен сагындым. Хатыным Нәфисә белән Үргәгаргә әйләнеп кайттык. Әти-әниләр белән бергә яшибез. Кызыбыз үсеп килә. Тормышыбыз җитеш. Терлек-туарны мулдан асрыйбыз, ит-сөтнең гаиләбездән артканын сатабыз да. Авылда яшәү безгә бик рәхәт! Авылда эш юк, диючеләр белән дә килешмим. Теләге булган кеше эшен дә таба, гаиләсен менә дигән итеп яшәтә дә.

Безнең Әлки – яшәү өчен гаять уңайлы район. Калыгыз, яшьләр, авылда. Тырыш, эшчән кеше беркайда да югалмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев