Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала аңлы рәвештә баш тартсын

Наркоманлык турында ишетеп кенә белгән, бу афәт безнең чагыштырмача тыныч булган авыл районына килеп тә җитмәс дип ышанып-өметләнеп йөргән вакытлар артта калды. Наркоманлык бүген безнең дә чынбарлык. Наркотиклар кулланучы кешеләр саны әкренләп арта бара, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр дә эшләнеп тора. Бүген инде без бөтен көчне районда...

Бүген районда яшәүче 7 кеше табиб-наркологта профилактик исәптә тора. Узган ел 11 кешенең наркотик яисә психотроп матдәләрне табиб билгеләмәсеннән башка куллануы, димәк, административ хокук бозуы ачыкланган. Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле бер административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Ә ике әлкилегә карата наркотикларны законсыз алу, саклау һәм хәзерләү фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Былтыр декабрь аенда район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре наркотиклар белән бәйле җинаятьләрне кисәтү, наркопритоннар тотучыларны һәм оештыручыларны фаш итү максатында "Притон" оператив-профилактик операциясе үткәргән. Операция барышында тәртипсез тормыш алып баручы кешеләр җыела торган 154 урын тикшерелгән, полицейскийлар шулай ук 434 фатирда булганнар. Дөрес, наркоманлык кебек әшәкелекне таратучы притоннар булу ачыкланмаган.
Болар хакында комиссия утырышында Россия эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов җиткерде. Сергей Петрович хокук тәртибе саклаучыларга, гомумән, барлык службаларга җәен уяулыкны тагын да арттыру кирәк булачагын да ассызыклады.
-Тиздән җәй, димәк, авылларыбызга шәһәрдән ял итәргә яшьләр, студентлар кайтачак. Ә бит алар арасында төрлесе бар. Шәһәр кунакларының үзләре белән төрле яман гадәтләр, шул исәптән наркотиклар алып кайту ихтималын да истән чыгарырга ярамый,-ди ул.
Әйе, яшьләрнең, бигрәк тә үсмерләрнең бүтәннәр йогынтысына, "абруйлы", "текә" яшьтәшләре тәэсиренә бирелүчән булуы мәгълүм бит. Наркотиклар кулланучы берәүнең тагын дистәләгән кешене бу яман гадәткә "тартуы" хакында да кисәтә белгечләр. Шуңа күрә дә наркотикларга ихтыяҗ булдырмаска, балаларыбызда начар йогынтыга каршы тора алу хисе тәрбияләргә кирәк.
-Малайларда да, кызларда да сәламәт фикерләү формалаштыру, сәламәт яшәү рәвеше ихтыяҗы тәрбияләү бик мөһим. Һәм моны бала бик бәләкәй чакта ук башлау зарур!-дип басым ясап әйтте үз чыгышында район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Петр Гурьев. - Өйдә дә, мәктәптә дә бала наркотикларның, алкогольнең һәм тәмәкенең ничек зыянлы булуы хакында ишетеп, белеп үсәргә тиеш. Тыюлар белән генә наркоманлык проблемасын хәл итеп булмый. Бала аңлы рәвештә аннан баш тартсын. Ә моңа ирешү өчен без, өлкәннәр тырышырга тиешбез.
Петр Анатольевич наркотикларга каршы көрәш комиссиясе инициативасы белән мәктәпләрдә әлеге проблема буенча үткәрелә торган очрашуларның шактый нәтиҗәле һәм файдалы булуын әйтеп үтте.
Комиссия рәисе урынбасары Мария Платонова язгы каникуллардан соң ук укучылар белән мондый чараларны кабат оештырырга тәкъдим итте:
-Уку елы тәмамланыр, балалар җәйге ялга таралыр алдыннан табибларның, белгечләрнең мәктәпкә килеп наркоманлык, эчүчелек проблемалары, алардан саклану зарурлыгы хакында үтемле итеп сөйләүләре һәм моны фильмнар аша күрсәтү файдага гына булыр,-диде.
Район баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина мәктәпләрдә очрашулар вакытында наркоманлык белән беррәттән СПИД куркынычы турында да балаларга аңлатырга кирәклегенә басым ясады. Әлеге чараларның графигы инде расланды, алар һәр мәктәптә үткәреләчәк.
Наркотик һәм психотроп матдәләр куллануны тикшерү буенча өлкән сыйныфлар укучылары арасында тестлар үткәрү хакында да сүз булды. Былтыр районда 461 укучы тикшерелгән. Бу уку елында 350 үсмерне тикшерү планлаштырылган. Беренче яртыеллыкта 150 укучы арасында тестлар үткәрелгән инде. Уңай нәтиҗәләр, ягъни укучыларның наркотик матдәләр куллану фактлары ачыкланмаган.
Әйтергә кирәк, мондый тест тикшерүләре өлкән сыйныфларда гына түгел, полициянең балигъ булмаганнар эшләре инспекциясендә исәптә торучы балалар арасында да үткәрелә.
Балаларны начар юлга басудан, хәмер, наркотиклар белән дуслашудан саклау өчен әти-әниләр дә, мәктәп тә, спорт һәм мәдәният учреждениеләре дә бердәй тырышлык куярга бурычлы. Бездә хәзер төрле яшьтәге балаларга буш вакытларын файдалы шөгыль белән үткәрү өчен мөмкинлекләр бик күп. Берничә ел элек сафка баскан "Алинә" универсаль спорт залы һәм Балалар иҗаты йорты гына да ни тора! Районыбыз спорт мәйданнары һәм җиһазлары белән тәэмин ителү буенча республикада иң яхшылар унлыгында икән. Алда әйткән ике яңа объектта эшләүче түгәрәкләрнең, секцияләрнең исәбе-хисабы юк. Мәктәпләрдә, авыл клубларында да түгәрәкләр бихисап бит әле. Анда балаларны җәлеп итә белергә, эшне аларга кызыклы булырлык итеп оештырырга гына кирәк.
Утырышта чыгыш ясап, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге инспекторы Резидә Гайфуллина һәм район мәгариф идарәсенең методик үзәк инспекторы Гөлминкә Мәрдиева, Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы директоры урынбасары Лидия Ионова үзләрендә укучылар өчен үткәрелә торган төрле чаралар, спорт ярышлары, наркотикларга каршы проектлар хакында сөйләделәр. Әлеге дә баягы, бу чаралар кәгазьдә генә калмасын, отчет өчен генә булмасын, чын мәгънәсендә балаларда сәламәт яшәү рәвеше һәм сәламәт фикерләү тәрбияләүгә хезмәт итсен иде.
Утырыш эшенә йомгак ясап, Мария Платонова да игътибарны әнә шуңа юнәлтте. Ул мәктәпләрдә "Мөстәкыйль балалар" наркотикларга каршы проектын киңрәк кулланырга, "Сәламәтлек мәктәбе" программасы буенча эшне нәтиҗәлерәк алып барырга кирәклегенә басым ясады.
-Районыбызда бүген имин булмаган 44 гаилә исәпләнә. Әлеге гаиләләрдә тәрбияләнүче, балигъ булмаганнар эшләре инспекциясендә исәптә торучы һәр бала ким дигәндә ике түгәрәккә яисә спорт секциясенә йөрсен иде. Әлеге балаларга гаиләләрендә тиешле игътибар, кайгырту юк. Шуңа да безнең, педагогларның, җәмәгать оешмаларының күз уңында булырга тиеш алар,-ди Мария Андреевна.
Комиссия әгъзалары районда наркоманлыкка каршы профилактика чараларын киң җәелдерү, үтемле һәм нәтиҗәле итү буенча үз фикерләрен әйттеләр, алга яңа бурычлар билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркомания