Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала кулына рюмка алса…

Исерек үсмер. Килешерсез, гайре табигый хәл бу. Әмма, ни аяныч, тормышыбызда андый күренешләр белән дә очрашырга туры килә. Яшьләр, мәктәп укучылары арасында профилактика эше алып барылуга да карамастан, балигъ булмаган үсмерләрнең спиртлы эчемлекләр куллану очраклары кимеми.

Узган елларда да үсмерләрнең салмыш килеш җәмәгать урыннарында йөрүе яисә шунда спиртлы эчемлекләр куллануы фактлары булгалап торды. Быелның 9 аенда исерткеч кулланган өчен балигъ булмаган өч малайга карата административ чаралар күрелде. Үсмерләр үзләре һәм әти-әниләре балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе утырышларына чакырылды, аларга төрле күләмдә штрафлар салынды. Бу үсмерләр профилактика исәбенә куелды.
Балигъ булу яшенә дә җитмәгән килеш сыра, аракы эчүче әлеге үсмерләрнең киләчәк язмышы нинди булыр? Монда, билгеле, олылардан да күп нәрсә тора. Районда педагоглардан, медицина хезмәткәрләреннән эшче төркем төзелде, һәм ул мәктәпләргә йөреп укучылар белән очрашулар үткәрә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Ата-аналар үзләренең балаларына карата аеруча игътибарлы булырга тиешләр, билгеле. Гаиләдә балалар белән кечкенәдән тәрбия эше алып бару, аларны яман гадәтләрдән араларга тырышу бик мөһим.
Ә бит бар шундый гаиләләр, әти я әни кеше үз куллары белән балаларына исерткеч салып бирәләр. Кайбер очракларда туганнары, дуслары, күршеләре я булмаса очраклы кешеләр балага рюмка тоттыра, кыстап-кыстап "берне тотып куярга" өйрәтә. Әлеге гамәлләр бер яктан әхлаксызлык, тәрбиясезлек булса, закон тарафыннан да мондый олыларга карата җаваплылык билгеләнгән. Балигъ булмаган балаларны сыра, аракы яисә бүтән исерткеч эчемлекләр, психотроп матдәләр куллануга җәлеп иткән өчен Административ кодекс нигезендә 500-1000 сумга кадәр штраф түләтү каралган. Бездә әнә шундый гамәлләре өчен җәза алучылар булды.

Алкоголь үсмер организмына ничек тәэсир итә? Бу хакта район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы МАРАТ НАЗАРОВ комментарий бирә:
-Алкоголь легальләштерелгән наркотик санала. Үсмер организмына алкоголь аеруча җимергеч тәэсир ясый. Нерв системасы бигрәк тә зыян күрә. Алкоголь йогынтысы нәтиҗәсендә үсмернең психик функцияләре, тәртибе бозыла. Үсмер игътибарын туплый алмый, хәтере начарлана. Моңа кадәр булмаганча тупаслык, конфликтлылык барлыкка килә.
Балигъ булмаган яшьтә спиртлы эчемлекләр куллану эчке әгъзаларда кире кайтаргысыз үзгәрешләр китереп чыгара. Аларның нормаль эшчәнлеге бозыла, хроник авырулар килеп чыга. Бу җәһәттән сыра бигрәк тә куркыныч. Аның составындагы гормоннар эндокрин системасы эшчәнлеген бозалар, баланың җенси җитлегүенә зыян килә. Малайларда хатын-кыз организмына хас билгеләр барлыкка килә, сөт бизләре зурая; кызларда исә "сыра мыеклары" чыга, менструаль цикл бозыла. Моннан тыш, сырага күбек сүндергеч буларак өстәлә торган кобальт радиоактив элемент булып тора. Организмга ирекле рәвештә радиоактив матдәләрне кертү онкология чирләре килеп чыгу куркынычын арттыра. Йөрәктә дә үзгәрешләр барлыкка килә - ул зурая, тиз туза, "бавар йөрәге" нә әверелә. Алкоголь үтергеч тәэсир итмәгән системаны организмда табуы да кыен.
Үсмерлек яшендә алкогольгә каршы тору сәләте әле югары булмаганлыктан, алкогольгә бәйлелек бик тиз барлыкка килә. Ә ул инде сәламәтлеккә зур зыян салып кына калмый, социаль проблемалар да китереп чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Несовершеннолетние