Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак авылындагы “Каенкай” балалар бакчасы “Эко-яз-2018” акциясендә актив катнашты

Базарлы Матак авылындагы “Каенкай” бакчасы  “Эко-яз-2018” акциясенең “Иң яхшы балалар бакчасы”  номинациясендә актив катнашты.

 Акция барышында бакчада бик күп чаралар үткәрелде. 1 нче урта төркемгә йөрүче балалар тәрбиячеләре Р.Я. Галәветдинова һәм әти-әниләре белән бергә кошлар өчен оялар ясадылар. “Планетаны чиста итеп саклыйк” шигаре астында музыка җитәкчесе А.П.Кель тәрбиячеләр һәм 2 нче урта төркемгә йөрүче балалар белән  флешмоб үткәрде. Өлкән төркемгә  йөрүче сабыйлар исә тәрбиячеләр Е. И.Маринина һәм Н.М.Шәрапова белән бергә үзәк парктагы “Изге тынычлык фәрештәсе” территориясен чистарту-җыештыруда катнаштылар., әти-әниләре өчен “Табигатьтә тәртип кагыйдәләре” буклетлары ясадылар. Тәрбияче И.И. Низаметдинова исә музыка җитәкчесе А.П.Кель белән бергә “Җир көне” бәйрәменә экологик күңел ачу чарасы оештырдылар. Балалар монда табигатьтә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен кабатладылар, уен формасында чүп-чарны сортларга аерырга, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карарга өйрәнделәр. Ә мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар тәрбиячеләре И.И. Низаметдинова белән “Агач утырт” акциясе үткәрделәр. Алар балалар бакчасы территориясендә агач һәм куак үсентеләре утырттылар, балалар бакчасы территориясен җыештыруда катнаштылар.

“Эко-яз” акциясе кысаларында үткәрелгән әлеге чараларның барысы да  мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигатьне ярату һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелде.

Татьяна Заминалова,

балалар бакчасы мөдиренең тәрбия эшләре буенча урынбасары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев