Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нигә савым аппараты һаман юк

фото tonysheridan.com сайтыннан "Район газетасында өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга бушлай саву аппараты бирелә дип укыдым. Мин 7 сыер асрыйм, көн дә хәзерләүчеләргә сөт тапшырам. Саву аппараты безгә бик кирәк. Әйтегез әле, аны алу өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә? Марат". Газетабыз сайтында бирелгән әлеге сорауга җавапны без авыл хуҗалыгы һәм...

фото tonysheridan.com сайтыннан
"Район газетасында өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга бушлай саву аппараты бирелә дип укыдым. Мин 7 сыер асрыйм, көн дә хәзерләүчеләргә сөт тапшырам. Саву аппараты безгә бик кирәк. Әйтегез әле, аны алу өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Марат".
Газетабыз сайтында бирелгән әлеге сорауга җавапны без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов ярдәме белән әзерләдек. Аның әйтүенчә, район күп сыер асраучылар өчен дип 30 аппарат сатып алган. Аларның 21ен авыл җирлеге советларына (берәрне) биргәннәр һәм кемгә тапшырырга икәнне урында хәл итегез, депутатлар белән киңәшеп, махсус карар да чыгарыгыз, гадел булсын, дигәннәр. Ә 9 аппаратны 7-8 баш сыер асраучы, күп итеп сөт тапшыручыларга биргәннәр.
-Менә бу арада саву аппаратларын тагын алып кайтачакбыз. Күп сыерлыларга бирербез дип торабыз. Ел ахырына кадәр 135 хуҗалыкның барысын да тәэмин итә алырбыз, дип уйлыйм. Өч һәм аннан күбрәк сыерлы хуҗалыклар исемлеген авыл җирлекләре советлары төзеде. Бу исемлеккә кертелү-кертелмәүне хуҗалар үзләре тикшерсеннәр иде,-диде Идрис Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев