Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт бирәм дип торганда…

Газетабызның алдагы саннарында без Хлебодаровка авылыннан Александр Баринов, Ташбилгедән Фәргать Әхмәдиев оештырган гаилә фермаларының РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Фермер эшчәнлеген башлаучыларга ярдәм» грантларын отулары хакында язган идек. А.Баринов яңа гына башлап җибәргән гаилә фермасы өчен 3 миллион сум, Ф.Әхмәдиев 1,5 миллион сум грант отты. Әлеге хәбәр газета укучыларыбызда да зур...

-Рөстәм Әбрарович, иң башта шуны ачыклап китик әле: бу грантны отуга кемнәр дәгъвалый ала?
-РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Үз эшен башлаучы фермер» программасы крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә фермалары оештыру өчен булдырылды. Бу программа әлегә 2012-2014 елларга исәпләнгән. Хөкүмәт тарафыннан бирелә торган субсидиянең күләме 5 миллион сумга кадәр. Әлеге программадан КФХ эшчәнлеген 12 айдан артык алып баручылар файдалана ала.
-Күпләр, мондый грантлар өчен документлар әзерләү мәшәкатьләреннән куркып, тиеш булса да субсидия алмыйлар…
-Гаилә фермасы үсеше өчен бирелә торган субсидиягә документларны әзерләү тәртибен без һәркемгә җентекләп аңлатабыз һәм аларны эшләүдә һәрдаим ярдәм итәчәкбез. Бу эшкә бары курыкмыйча алынырга гына кирәк. Субсидия күләме шактый зур. Шуңа күрә моның өчен документлар да күп таләп ителә.Грант дәгъвалаучыга менә мондый таләпләр куела һәм документлар сорала:
-чыгымнары күп дигәндә 8 ел эчендә капланачак гаилә терлекчелек фермасын төзүнең, тергезүнең яки модернизацияләүнең бизнес-планы һәм техник-икътисадый дәлилләре тапшырылырга тиеш;
-бюджет, бюджеттан тыш фондлар һәм кредит оешмалары алдында үзвакытында түләнмәгән бурычларның булмавы зарур;
-кимендә өч өстәмә эш урыны булдырылырга тиеш;
-крестьян (фермер) хуҗалыгын оештыру (төзү) өчен бирелә торган грант аша бергәләп финанслауның һәм (яки) көнкүреш җайланмаларын сатып алу өчен бер тапкыр бирелүче ярдәмне куллануның чыгымнар планы булырга тиеш;
-гаилә терлекчелек фермасы үсешенә тотылган чыгымнарның ким дигәндә 40 проценты фермерның үз средстволары һәм (яисә) кредит средстволары хисабына финансланырга тиеш. Шул ук вакытта
гаилә терлекчелек фермасы төзүгә тотылган чыгымнарның 10 проценттан да ким булмаган өлеше хуҗалыкның үз акчасыннан булу зарур;
-гариза бирүче крестьян (фермер) хуҗалыгы КФХ төзүгә грант алганнан соң үз эшчәнлеген кимендә 5 ел дәвамында алып барачагы турында бурычын чагылдырырга тиеш.
-Рөстәм Әбрарович, грантны откач аның акчасын нинди максатларга кулланырга мөмкин?
-Грант акчасы максатчан файдалануга бирелә. Шуңа аны дөрес тоту бик мөһим. Әлеге средстволарны түбәндәгечә куллану рөхсәт ителә:
-авыл хуҗалыгы өчен техника һәм инвентарь, йөк автотранспорты, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү өчен җиһазлар сатып алуга;
-җитештерү һәм склад объектларын, биналарны, янкормаларны, инженерлык челтәрләрен сатып алуга, төзүгә, төзәтүгә һәм яңача коруга;
-авыл хуҗалыгы эшен алып бару өчен файдалану максатында җир сатып алуга;
-җитештерү һәм склад объектларына кадәр юллар һәм керү урыннары төзүгә;
-авыл хуҗалыгы терлекләрен сатып алуга;
-күпьеллык культуралар чәчү өчен орлык һәм чәчү материаллары сатып алуга;
-ашламалар һәм агулы химикатлар сатып алуга;
-үзең өчен бердәнбер булган торак сатып алуга, төзүгә һәм ремонтлауга;
-сигез пассажир урыныннан артмаган йөк һәм пассажир ташучы автомобиль сатып алуга;
-су фильтрлау җайланмалары, көнкүреш су, җылылык һәм газ системалары җиһазлары, септиклар, су бирү һәм субүлгеч җайланмалар сатып алуга һәм урнаштыруга.
-Әйтегез әле, дәүләттән бирелгән субсидияне нинди вакыт эчендә файдаланып бетерү зарур?
-Гаилә фермалары өчен каралган субсидияне файдалану өчен 18 ай вакыт бирелә. Грантны гаилә фермасы хуҗасы бары бер тапкыр гына ала ала. Грантка дәгъва кылучыларның документларын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясе карый.
-Бу программа нинди максатларны күздә тота?
-«Үз эшен башлаучы фермер» программасы кешеләрне авыл хуҗалыгына җәлеп итү өчен булдырылды. Ул халыкның үзен-үзе эш белән тәэмин итүе бурычын алга куя. Бигрәк тә авылда эшлекле, булдыклы яшьләрне төпләндереп калдыру, авыл тормышын, авылның яшәү рәвешен саклап калу өчен кирәк иде мондый проект.
Чынлыкта авыл җирендә кече эшмәкәрлекне үстерү мөмкинлекләре зур. Әйтик, кайбер авылларда зур терлекчелек, кошчылык комплекслары коруга караганда гаилә фермалары булдыру күпкә отышлырак. Алар тизрәк үсеш ала, табыш бирә башлый. Шулай ук җитештерелгән продукцияне урыннарда ук реализацияләү өчен зур булмаган эшкәртү пунктлары төзү дә отышлы. Аларның продукциясе урыннардагы мәктәпләрдә һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә файдалану өчен бик кулай.
Программа быел гына эшли башлады. Дөрес, аның буенча бу елга каралган акчалар конкурслар үткәреп өләшенде инде. Әмма киләсе елга һәм 2014 елга да әлеге программа өчен бюджетка шактый акча салынган. Безнең районда бу программада катнашучылар алдагы ике елда күбрәк булыр дип уйлыйбыз. Барлык сораулар белән миңа мөрәҗәгать итәргә булла. Минем эш кабинетым район хакимияте бинасы янкормасының өченче катында. Шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре сезне кызыксындырган сорауларга җавап бирә алалар.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рөстәм Әбрарович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Семейная ферма