Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электр энергиясен урлау кыйммәтрәккә төшә!

Электр челтәрләренә рөхсәтсез тоташу проблемасы энергия белән тәэмин итүче оешмалар өчен дә, электр энергиясен кулланучылар өчен дә күптәннән инде яңалык та, көтелмәгән хәл дә түгел. "Электр челтәрләренә санкциясез тоташу" һәм "электр энергиясен урлау" дигән синоним гыйбарәләр илнең бүгенге энергитикасында гадәти хәлгә әйләнде. Бүген ил алгарыш, үсеш юлында булуга карамастан, электрүткәргеч...

Электр челтәрләренә рөхсәтсез тоташу проблемасы энергия белән тәэмин итүче оешмалар өчен дә, электр энергиясен кулланучылар өчен дә күптәннән инде яңалык та, көтелмәгән хәл дә түгел. "Электр челтәрләренә санкциясез тоташу" һәм "электр энергиясен урлау" дигән синоним гыйбарәләр илнең бүгенге энергитикасында гадәти хәлгә әйләнде.

Бүген ил алгарыш, үсеш юлында булуга карамастан, электрүткәргеч линияләрдән энергияне законсыз тоташу юлы белән алу энергетиклар өчен төп проблемаларның берсе булып кала. Бу аеруча кышкы чорда, электр энергиясе яктылык өчен генә түгел, җылылык өчен дә кулланылганда нык сизелә. Электр линияләренә законсыз тоташу аларга артык зур авырлык сала, һәм нәтиҗәдә электр энергиясенең сыйфаты начарлана. Ә моннан намуслы кулланучылар зыян күрә. Кулланучыларны кисәтеп әйтәм: электр энергиясенә законсыз тоташу, аерым алганда, электр җылыткычларын шулай куллану еш кына чыбыкларның артык җылынуына китерә. Ә моның аркасында янгын чыгарга я булмаса кешегә электр тогы сугарга мөмкин. Сакланганны Ходай саклар, дип мәкальдә юкка гына әйтелмәгән.

2013 елда Әлки район электр бүлү челтәрләре хезмәткәрләре үткәргән тикшерү вакытында энергияне счетчиксыз куллануның 17 очрагы ачыкланды.

Нигә соң электр энергиясен урлауның төрле ысулларын уйлап чыгарырга?! Авыл җирендә энергиянең бер киловатты нибары 2 сум 02 тиен генә тора бит. Намуссыз кулланучылар исәп приборларыннан тыш электрүткәргечләргә тоташканчыга кадәр бу хакта җентекләп уйласыннар иде.

Яңа корылмаларны (йортларны, кибетләрне һәм бүтән объектларны) электр челтәрләренә тоташтыруга килгәндә, бу мәсьәлә белән алдан ук Әлки район электр челтәрләренең техник тоташтыру бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Электр челтәрләренә тоташу өчен билгеле бер вакыт, ә инде сезнең өегез яныннан электрүткәргеч линияләр узмаган очракта чыгымнар тоту да кирәк була. Бу хакта кирәкле мәгълүматны сез 20-3-29 телефоны аша ала аласыз.

Хәзер 261 нче Федераль законның (23.11.2009 ел) 13 маддәсе 1 пункты нигезендә теге яки бу энергоресурсны исәпкә алу үзәкләштерелгән тәэмин итү челтәрләренә тоташу урынында ук оештырылырга тиеш. Ягъни исәп приборын җир участогы чигенә яисә бу участокта урнашкан бинаның (корылманың) фасадына кую зарур. Шуңа күрә электр энергиясе счетчигы өйнең, гаражның фасадында я булмаса җир участогы чигендә торырга тиеш. Индивидуаль исәп приборы абонент мөлкәте булып тора, шунлыктан кулланучы счетчик урнаштыруны үз хисабына башкарырга бурычлы. Югарыда аталган законны үтәү өчен күп абонентлар исәп приборын бинаның фасадына чыгардылар. Счетчикны бина фасадына чыгарып, кулланучы бит үзенең өй эчендәге электр чыбыкларын артык авырлык килүдән һәм кыска ялганыш токларыннан саклый, өен янгыннан аралый. Моннан тыш, исәп приборын корылманың фасадына куйгач, район электр челтәрләре персоналы счетчик күрсәткечләрен алганда кулланучыларны борчымаячак. 2013 ел дәвамында физик затлар тарафыннан 612 электр счетчигы бинаның фасадына чыгарылды. Ә гомумән алганда барлык хисап приборларының 40 проценты хәзер биналарның тышкы ягына урнаштырылды.

"Челтәр компаниясе" ААҖ нең www.gridcon-rt.ru веб- сайтында "Клиентам"-"Оснащение приборами учета" бүлегендә сез исәп приборларына таләпләр хакында җентекләбрәк белә аласыз.

фото franyk.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев