Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки пенсионерлары үз хокукларын өйрәнәләр

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә Россия пенсионерлар союзының район бүлеге әгъзалары өчен хокук мәктәбе дәресе булды. Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең районыбыздагы җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Яруллина һәм җәмгыять белеме укытучысы Резидә Сабирова өлкәннәрнең пенсия алуга, компенсацияләр һәм өстәмә түләүләргә, салым ташламаларына хокуклары хакында җентекләп сөйләделәр. Пенсионерлар үзләрен кызыксындырган күп сорауларга...

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә Россия пенсионерлар союзының район бүлеге әгъзалары өчен хокук мәктәбе дәресе булды.

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең районыбыздагы җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Яруллина һәм җәмгыять белеме укытучысы Резидә Сабирова өлкәннәрнең пенсия алуга, компенсацияләр һәм өстәмә түләүләргә, салым ташламаларына хокуклары хакында җентекләп сөйләделәр. Пенсионерлар үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җаваплар алдылар. Фәридә Яруллина шулай ук үзе җитәкчелек иткән гимназиянең уңышлары, узган ел 638 мең сум грант отып велосипедлар, конструкторлар, тренажерлар сатып алулары хакында сөйләде. Өлкәннәрне бу бик кызыксындырды. Хокук мәктәбенең киләсе дәресендә алар әлеге яңа җиһазлар белән танышырга теләк белдерделәр. Пенсионерлар алдында "Созвездие-Йолдызлык" район фестивалендә җиңүчеләр концерт белән чыгыш ясады. Аннан соң кунакларны гимназия ашханәсенә чәй табынына чакырдылар.

фото vmurmanske.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев