Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ерак җыйсаң, якыннан алырсың

Октябрь ае урталарында районыбызда республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлек начальнигы Илдус Вәлиев җитәкләгән комиссия булып киткән иде. Комиссия 8 хуҗалыкны тикшереп, техника торышын 20 күрсәткеч буенча бәяләде. Нәтиҗәдә "Хузангай" кооперативы, мөмкин булган 170 баллдан 159 балл туплап, тикшерү узган хуҗалыклар арасында беренчелекне яулады.

Тик министрлыктан комиссия килү тикшерүләрнең соңгысы дигән сүз түгел әле. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре басу эшләреннән бушаган техниканың кышкы саклауга куелуын әледән-әле тикшереп торачаклар.

Идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Роберт Гадиев җитәкләгән комиссия составында без дә "Ташбилге" һәм "Алпар" отрядларында техника ремонтлауның барышын тикшерүдә катнаштык.
Иң элек "Ташбилге" хуҗалыгында язгы, көзге эшләрдән бушаган техниканың саклауга куелышын, ремонт барышын карадык. Шунысын уңай бәяләргә кирәк - Ташбилгелеләрнең машина-трактор паркы территориясе чиста, тигез, чүп үләненең әсәрен дә күрмисең. Саклауга куелган техника өчен иркен урын бүлеп бирелгән. Тигез итеп рәт-рәт тезеп куелган тагылма агрегатларны карап йөрибез. Хуҗалык җитәкчесе Айрат Вәлиев:
-Без техника торышына, аның сакланышына нык игътибар бирәбез. Корал эшләр, ир макталыр, диләр бит. Теләсә нинди хезмәтне җиренә җиткереп башкару өчен ышанычлы эш коралы кирәк. Бүген 100 тырма төзекләндерелде. Чәчү агрегатларыбыз да инде сафта, энә күзеннән үткәреп дигәндәй карап чыктык,-ди.
Күренеп тора, ничек җитте шулай ташлап калдырмыйлар биредә үзләренә тапшырылган техниканы. Язын аннан-моннан ремонтлап кына әллә ни эш майтарып булмаганлыгы көн кебек ачык. Хәзер бит авыл хуҗалыгы техникасының бәяләре тешләшә торган. Шуңа да булганын күз карасыдай саклау зарур.
Аннан без тимерче алачыгына үттек. Биредә Наил Вәлиев һәм Илдус Хәмәтҗанов культиваторлар ремонтлауда эшлиләр. Икесе дә хуҗалыкның булдыклы хезмәткәрләре. "Ни эшләр майтарасыз?"-дигән соравыма әлеге агайлар:
-Шөкер, бушап торганыбыз юк, эш җитәрлек,-дип җавап бирделәр.
Наил Вәлиев үзе эретеп ябыштыручы.
-12 яшьтән комбайнчы ярдәмчесе булып урнашкан идем, шуннан бирле техника арасында мин. 1988 елдан "Беларусь" тракторында эшләдем, соңгы ике елда биредә хезмәт куям,-ди ул.
Илдус Хәмәтҗанов исә районыбызның танылган шоферларыннан берсе. Нинди генә машиналарда эшләргә туры килмәгән аңа - ГАЗ-51, ЗИЛ һ.б.
Ташбилгедән соң без "Алпар" отрядына юнәлдек. Биредә дә машина-трактор паркында кызу эш бара иде. Резина шланглар, ярылудан саклау өчен, махсус материал белән чорналган. Һәр агрегат күтәртелгән, төрәннәр күгәрүгә каршы эшкәртелгән. Чәчкечләрне, культиваторларны ремонтлау бара.
Комиссия "Алпар" отрядында ремонт эшләренең, техниканы саклауга куюның оештырылуын югары бәяләде.
-Көннәр суык түгел, рәхәтләнеп ремонт белән шөгыльләнергә була. Тимерчеләребез Марат Садриев, Рәис Нәҗмиев хезмәтләрен белеп башкаралар. Алар тырышлыгы белән менә 128 тырманы төзекләндерүне төгәллибез. КДМ, БДК агрегатларын юып-чистартып, майлап кышлыкка әзерләп тә куйдык,- ди отряд җитәкчесе Равил Нуруллин.
Тикшерү "Ташбилге" һәм "Алпар" хуҗалыкларында техниканың сакланышы тиешле дәрәҗәдә булуын раслады. Ике отрядта да эштән бушаган кораллар туфрактан арындырылып буялган, тиешле детальләре сүтеп алынып, складларга саклауга куелган.
-Авыл хуҗалыгы техникасының эшләү вакытын озайту өчен аны барлык таләпләргә җавап бирерлек итеп кышкы саклауга кую зарур,-ди Роберт Гадиев.
Ремонт эшләрен озакка сузмау хәерле булуы һәркемгә мәгълүм. Ә ачык һавада кышлыйсы агрегатларны чистарту-буяу өчен һава шартлары да кулай. Чәчкеч, культиваторлардан тыш, әле бөртек комбайннарын да саклауга куюга хәстәрлисе бар бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев