Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өч миллион сум отты

Хлебодаровкада яшәүче Александр Баринов гаилә фермасы эшен башлап җибәрүгә 3 миллион сумлык грант отты. Бәйрәм алдыннан без фермер янында булып кайттык.

Александр Викторович гаилә фермасын төзүгә быел гына керешкән. Ул 500 баш каз, 50 ләп үрдәк, күркә, тавыклар сатып алган. Хлебодаровка авылында куаклар, чүп үләннәре баскан, буш яткан урынны әйбәтләп чистартып, тимер койма белән әйләндереп алган. Йортына кош-корт өчен 200 квадрат метр зурлыктагы җәйге сарай салган. Ә янәшәдә таштан 300 квадрат метрлы җылы абзар төзелеп ята.
Без Александр белән сөйләшеп торганда ап-ак болыт кебек булып капкадан казлар кайтып керде. Йорт тулы каз. Алар башта ясалма күлдән су эчтеләр, аннан ашарга ябырылдылар.
-Шулкадәр казны ничек исән-имин үстерә алдыгыз? Йортта аның егермесен генә карау да бик күп вакыт һәм хезмәт сорый бит,-дим.
-Казлар талымсыз кошлар бит. Алар тиз, әйбәт үсәләр. Ризыкларының 70 проценты яшел үлән, калганы тарттырылган яисә пешерелгән бөртек. Һәм, билгеле, судан өзмәскә кирәк. Шулар булса, казлар әйбәт үсә,-ди Александр.
-Ә ни өчен каз үстерергә алындыгыз, әйтик, савым сыерлары яисә мөгезле эре терлек симертү түгел?
-Менә минем күңелем күбрәк кош-корт асрауга тартты. Мин инде 15 ел тирәсе үзебез өчен инкубаторда кош-корт чыгарам. Былтыр һәм быел тавык чебиләрен инде инкубаторда чыгарып халыкка да саттык. Быел 1 меңнән артык чебеш сатканбыздыр,-дип, Александр кош асрау буенча гаилә фермасы төзү ниятенә ничек килүе хакында сөйләп китте.
Фермер быел каз, күркә, үрдәк, тавыкларны асрауга калдырып, алардан алынган йомыркалардан киләсе елга бәбкә-чебиләр чыгарырга планлаштыра. Аның 150 шәр йомыркага исәпләнгән 6 инкубаторы бар икән. Инде 500 әр йомыркага исәпләнгән 5 инкубатор сатып алырга заявка биргән. Киләсе елда ул 3 мең баш каз үстерергә ниятли. Хәер, ниятли генә түгел, үстерәчәк тә. Чөнки аның бизнес-планында шулай каралган.
Александрга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән, эшен башлап җибәрүче гаилә фермасы буларак, грант оту өчен конкурста катнашырга тәкъдим итәләр. Яшь фермер болай да бер тотынган эшне дәвам иттерергә дигән җитди уйда йөри. Ә монда үз эшеңне тизрәк һәм киң җәелдерү өчен акча оту мөмкинлеге туа. Ул кирәкле документларны әзерләп авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тапшыра. Һәм менә ике атна элек Александр Бариновка сөенечле хәбәр килә - ул 3 миллион сумлык грант откан!
-Нинди максатларга тотарга уйлыйсың әлеге миллионннарны?- дип сорыйм аңардан.
-Грант акчасын бары бизнес-планда каралганча гына файдаланырга була. Акчаның бер өлеше җылы абзар салуга, шунда ук инкубатор урнаштыруга китәчәк. Аннан күпләп кош-корт, аларга азык сатып алачакбыз,-ди фермер.
Александрның хатыны Оксана шәхси эшмәкәр, Демидовка һәм Хлебодаровка авылларында азык-төлек кибетләре тота. Оксана шушы авыл кызы, ә Александр күрше Спас районының Танино авылыннан булган. Булган дим, чөнки ул авыл беткән. Александрның гаиләсе Хлебодаровкада өй сатып алып, шунда ныклап нигез салырга булган. Уллары Игорь өченче класста гына укыса да, җәйләрен әти-әнисенә каз сакларга, сеңелесе Виканы карарга булыша. Авыл баласы шулай яшьли кул арасына керә шул.
Бариновларның гаилә фермасы әле киләчәктә шактый киңәер. Ул инде Хлебодаровкада зур бер күлне һәм аның тирәсендәге җирне арендага алган. Анда өсте ябулы сарай корырга, тирә-юнен әйләндереп алырга ниятли.
Мин саубуллашыр алдыннан:
-Александр, менә 500 казың үсте, аны ничек урнаштырырга уйлыйсың?-дип сорадым.
-Без районда, Казанда уза торган ярминкәләрдә казны күпләп сатабыз. Аннан, Казанда бертуган сеңелләремнең сәүдә нокталары бар, алар аша да сатыла. Үскән казлар урнашып бетәчәк,-диде ул ышаныч белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Семейная ферма