Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт хакын таләп итегез!

Кешеләрнең хезмәт хокукларын саклау - прокуратураның мөһим бурычларының берсе. Район прокуратурасы бу мәсьәләгә гаять зур игътибар бирә, оешмаларда, предприятиеләрдә даими төстә планлы тикшерүләр үткәрелә. Хокук мөнәсәбәтләренең бу өлкәсендә законлылыкның торышын канәгатьләнерлек дип бәяләп була.

Районда эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт закончалыгын бозуның аеруча еш очрый торганнары - хезмәт хакын үзвакытында, шул исәптән кеше эштән азат ителгәндә, түләмәү, эш хакын хезмәткә түләүнең минималь күләменнән түбәнрәк исәпләү, вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек буенча, бала карау буенча пособиеләрне түләмәү, хезмәт килешүләре төземәү. Хезмәт закончалыгын шул рәвешле бозулар "Кызыл Шәрык-Агро" ААҖ , "Восток Зернопродукт" ЯАҖ , "Нәсел эше" ҖЧҖ , "Нәсел эше - Әлки" ҖЧҖ , "Хузангай" АХҖК, "Түбән Кәчи" ҖЧҖ, "Әлки ПМК-Мелиорация" ААҖ, "Яшь көч" ҖЧҖ, "Лидер" СППСК һәм кайбер башка оешмаларда ачыкланды. Берничә җитәкче РФ Административ кодексының 5.27 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, хезмәт закончалыгын бозуның ачыкланган барлык очраклары буенча прокурор тарафыннан җитди чаралар күрелде - хезмәт хакын түләтү турында гражданнар интересларында 242 иск гаризасы юлланды. Иск гаризалары судта каралды һәм канәгатьләндерелде, күрсәтнамәләр юлланды.
Тикшерүләр шуны күрсәтә: хезмәткәрләр һаман үзләренең хезмәт хокукларын яклауда активлык күрсәтмиләр. Ә бу аларның хәлен катлауландыра гына, эш бирүчеләргә аларның хезмәт хокукларын кыю бозарга мөмкинлек тудыра. Район прокуратурасына әлеге мәсьәлә буенча гражданнардан нибары 19 мөрәҗәгать керде, боларның 3 есе коллектив шикаять. Ә бит кешеләрнең хезмәт хокукларын яклауга кагылышлы барлык мөрәҗәгатьләр дә прокуратура тарафыннан канәгатьләндерелә.
Мисал өчен, А.Н.Дмитриева бала карау буенча пособие түләнмәү хакында безгә гариза белән мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура әлеге факт буенча Борискино авыл җирлеге башлыгына күрсәтнамә юллады, ул канәгатьләндерелде, пособие түләнде. Ә авыл җирлеге башкарма комитетының баш бухгалтеры дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Эшчеләрнең дәшми түзеп торуы нәтиҗәсендә "Хузангай" АХҖК 2011 елның октябреннән 2012 елның гыйнварына кадәр хезмәт хакларын түләмәгән. Бары тик прокуратура бу хәлгә катышканнан соң гына хезмәт хакы буенча бурычлар тулысынча түләнде. "Әлки урман" ДБУ да хәзер шуңа охшаш хәлдә калды. Биредә хезмәт хакы 2012 елның гыйнварыннан бирле түләнми. Предприятиенең җитәкчесе алышыну сәбәпле, прокуратура анда күрсәтнамә юллады, предприятие хезмәткәрләре интересларында хезмәт хакын түләтү хакында иск гаризалары җибәрелде.
Район профсоюзлары да бу проблемага битараф кала бирә. Югарыда аталган предприятиеләр буенча алардан бернинди мәгълүмат та кергәне юк.
Шуны искәртәм, хезмәт хакын түләүне тоткарлаган өчен эш бирүчегә РФ Хезмәт кодексының 236 маддәсе буенча матди җаваплылык йөкләнә. Хезмәт хакы, отпуск өчен түләү, эштән азат ителгәндә түләү һәм хезмәткәргә тиешле бүтән түләүләр билгеләнгән срокта үтәлми икән, эш бирүче аларны процентлар (акчалата компенсация) белән бергә түләргә тиеш. Ә процентларның суммасы Россия Федерациясе Үзәк банкының бу вакытта гамәлдә булган рефинанслау ставкасының ким дигәндә өч йөздән бер күләмендә, түләү билгеләнгән сроктан соңгы көннән башлап исәп-хисап көненә кадәр, хезмәт хакы тоткарланган һәр көн өчен исәпләнә. Хезмәт хакы түләүнең тоткарлануында эш бирүченең гаебе булу-булмауга карамастан, ул әлеге акчалата компенсацияне түләргә тиеш. Эш бирүчегә бу бурыч очраклы гына йөкләнми - хезмәт хакын үзвакытында түләмичә, ул бит аны үз хезмәткәрләреннән бушлай кредитлый дигән сүз. Мондый акчалата компенсация түләтү хакында район прокуратурасына хезмәткәрләрнең бер мәртәбә дә мөрәҗәгать иткәннәре юк.
Югарыда бәян ителгәннәрне йомгаклап шуны әтергә кирәк: районда хезмәт хакын үзвакытында түләү проблемасы һаман актуаль булып кала. Һәм бу мәсьәләне хәл итүдә хезмәткәрләрнең, профсоюзларның да активлыгы кирәк. Эш хакын вакытында түләмәү фактлары турында район прокуратурасына мөрәҗәгать итә аласыз. Безнең телефон: 2-07-39.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хузангаевский