Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хыяллана белү дә кирәк

Нина Агапованың кечкенә генә фермасында март башыннан бирле сөенечле нәтиҗәләр арта тора - кәҗәләр, сарыклар бәрәнли, сыер да бозаулаган, икенчесе дә ташлаткан. Әле менә Зинка аталы кәҗә бераз кәефсезләнеп тора - бәрәнләгәч, үзен авыррак хис итә икән, иртән сөте дә булмаган. Төштән соң Нина Ивановна белән бергәләп Зинканың хәлен белергә...

Март гадәттән тыш салкын быел, әмма бер яманның бер яхшысы, дигәндәй, төннәрен каты туңдыру Түбән Биктимер юлын җиңел машинада үтәрлек итеп тота әлегә. Нина үзе руль артында, өсте язгы кояшта эрегән тигезсез юлдан бер дә курыкмый-шикләнми элдертә генә. Менә Биктимер тавын да мендек, авыл урамын үтеп, җыйнак кына итеп төзелгән, булачак карда баганалары утыртылган бина янына килеп тә туктадык. Әллә инде машина тавышын ишеттеләр, без ишек ачып кергәч кәҗә-сарыклар "хор белән" каршыладылар хуҗа апаларын.
…Нина Агапова булганга риза, ирешкәненә канәгать булып тыныч кына яши торган кеше түгел, аңа тынгысыз холык, хыялый табигать бирелгән. Моңарчы да хезмәт юлында берничә тапкыр текә борылышлар ясаган Нина үткән ел ахырында гаилә фермасы төзергә дигән карарга килә һәм республика программасында катнашып китә. Агроном әти, сыер савучы әни белән үскән авыл кызы өчен терлекчелек гомумән якын тармак, ә икътисадчы белгечлеге аңа бөтен нәрсәне алдан санап, нигезләп алып барырга ярдәм итә.
-Мин бит берара "Зүзәйнефть" предприятиесендә эшләдем. Ул чор миндә дөньяга, тормышка уңай мөнәсәбәт тәрбияләде. Шуның өстенә махсус тренинг үтеп тә йөрдем әле. Әлеге курслар үз-үземә ышанырга өйрәтте. Аларда кеше аңына шундый төп фикер салына: нәрсәдер эшләргә кирәк икән, берни көтмә, курыкма, зарланма, бары һәркөнне кечкенә генә булса да адым яса, гамәл кыл. Болар һәм төзәтеп булмаслык хыялыйлыгым мине гаилә фермасы төзүгә этәрде дә,-ди Нина. Ә Түбән Биктимерне сайлавын болай дип аңлата:
-Бу авылга беренче тапкыр Саклык банкында эшләгәндә килдем һәм бер күрүдә яраттым. Мондый матур урында утырган авыл бетәргә тиеш түгел! Миңа әнә шул уй һич тыңгылык бирмәде. Шуңа күрә бүген мин биредә.
Гаилә фермасына терлекләрне Нина Ивановна көз көне күчерә. Аның мавыкканы - кәҗәләр. Интернетны эшкә җигеп, заанен кәҗәләре сатучыларны эзли ул. Әлеге эре, күп сөтле токымның бәясе дә ай-һай! Һәр бәрәнне 15 мең сумга сатып ала Нина. Терлек үрчи бит ул, хәзер инде үз фермасында дөньяга килгән бәтиләре берничә хуҗабикәнең.
-Кәҗә тәкәсе Кузьманы Норлаттан, Лола белән Миланы Питрәчтән алып кайттым. Златаны Свияжск районыннан алган идем, өч ай буе дәваларга туры килде аны. Әнә хәзер нинди матур, көр ул. Ә бусы безнең Алана, көтүгә йөрсә, башлык булыр иде, холкы буенча лидер ул. Башкаларны сөзеп ташларга да күп сорамый. Болары инде үзебезнең бәрәннәр - Зита һәм Гита,-дип Нина мине кәҗәләре белән таныштырды. Алар турында яратып, белеп сөйләвенә исең китәр.
Биредә кәҗәләр белән бергә сарыклар яши. Алары шулай ук гади генә түгел, и Куйбышев токымлы - зурлар, озын куе йонлылар. Ике сыерга, бозауларга да урын табылган. Берсе инде бозаулаган - Мартиен 1 мартта дөньяга килгәнгә шундый кушаматка ия булган.
Менә шулай һәрберсен яратып, исемнәр кушып, иркәләп-сыйпап карый терлекләрен Нина. Аның төп булышчысы - әнисе. Ире Валерага да эш җитә. Чөнки Базарлы Матактагы йортларында куяннар да асрыйлар Агаповлар. Терлек карауның бер дә ансат эш булмавын һәрберебез белә: азыгын кайтарт, вакытында ашат, авырып китсәләр, ветеринар чакыр… Нина боларның барысын да һич авырсынмый эшли. Ә бит фермасында бүген 27 баш терлек бар. Киресенчә, алга зур планнар кора ул. Терлекләр яныннан чыккач, аның белән җылы кояш астында басып тордык, шунда ул үзенең хыялларын бераз ачты. Бердән үз исеменә рәсмиләштерелгән җир мәйданын койма белән әйләндереп аласы, җирен суалап, үлән чәчәсе (ниндидер тефон дигән кәҗәләр бик тә ярата торган гибрид үсемлек бар икән, шуның орлыгын эзли әле Нина), матур итеп агачлар утыртып чыгасы бар. Икенчедән. кайбер проблемалар хәл ителсә, биредә агротуризмга нигез салмакчы тынгысыз хатын.
-Шәһәр халкының туксан проценты - элеккеге авыл кешеләре. Аларның бит балаларына үзләре үскән мохитне күрсәтәселәре килә. Интернетта үз сайтымны булдырып, шунда реклама урнаштырсам, нишләп әле безгә туристлар килмәсен ди. Менә бе идеяны хупларлык спонсор да табылса…-ди Нина, үз хыялына чын күңелдән ышанып.
Ләкин бу хыялларны тормышка ашыру өчен акча кирәк. Әйтик, Түбән Биктимердә буш торучы өйләр бар. Әгәр аларны сатып алып, әйбәтләп ремонтлап булса, килгән туристларны шунда урнаштырып, чын сыер, кәҗә сөте, эремчеге, каймагы белән сыйларга, әле генә суелган иттән пешерелгән ризыклар тәкъдим итәргә булыр иде.
-Спонсор кирәк миңа, планнарымның нигезле, киләчәктә табыш китерерлек булуына ышанган кеше кирәк,-ди Нина Ивановна. Институтта бергә укыган иптәшләрем арасында уңышлы бизнесменнар бар, алар белән элемтәләрне яңартасы булырмы, яисә бизнесны үстерү буенча дәүләт программаларына катнашырга туры килерме.
Әйе, һәр эшнең уңышлы килеп чыгуы финанслар белән тәэмин итүгә кайтып кала. Әле бит кәҗә-сарык фермасыннан зур табыш өмет итәргә иртәрәк. Нина үзе дә: "Мин шуны беләм, беренче биш ел бик авыр булачак, аннары җайланачак,"-дип тора.
Авырлыкларны җиңәсенә ышана фермер, чөнки ярдәм итәрдәй, булышырдай кешеләре бар. Әнә тормыш иптәше Валерий, хатыны ни генә уйлап чыгармасын, беркайчан каршы төшми: "Әнисе, нәрсә эшләячәгеңне чамалыйсыңдыр дип өметләнәм,"- дип кенә куя икән. Нинаның әнисе терлекләр карауда төп булышчысы. Быел кыш буе фермага юлларны чистарттырып торган "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллинга да рәхмәте зур Нинаның. Район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Базарлы Матак авыл җирлеге советы шулай ук яңа эштә таяныч булып торалар.
-Юллар бетә бит, фермага ничек барып йөрерсез инде?-дип сорыйм Нинадан, кояш астында эреп йомшара башлаган юлдан кайтырга чыккач.
-Кеше план кора, Ходай үзенчә хәл итә. Мин кышкы юллардан курыккан идем, шөкер, чистартып тордылар. Башка елларда бу вакытта юл бетә иде инде, быел әле салкын тора. Алдан кайгыртмыйм, җае табылыр. Иң мөһиме беренче кышыбызны исән-сау чактык, терлекләрнең берсе дә үлмәде. Күп нәрсәгә өйрәндек. Шулай әкрен генә эшләрбез,-дип минем дә һәм, бәлки, үзенең дә шикләрен таратып куйды Нина.
…Җәмгыятьтәге һәр яңалыкны аның иң кыю, үҗәт, тәвәккәл һәм хыялый катламы күтәреп алып гамәлгә ашыра. Никадәр генә авыр булса да, алар үз максатларына ирешәселәренә ышаналар. Кечерәк кенә чандыр гәүдәле Нина Агаповада әнә шул ышаныч, хыяллана белү чиксез.
"Миңа Зүзәйдә эшләгәндә бер җитәкчем, Нина, тукта инде хыялланудан! Дигән иде. Үлгәч кенә туктаячакмын мәйтәм. Бүгенге иң зур хыялым - Түбән Биктимер авылын матурайтуга өлешемне кертү, бу авылны үзебезнең Рублевка ясау," ди ул һәм эчке уйларына җавап итеп яктырып елмаеп куя. Булдырыр, мөгаен. Һәрхәлдә, аның белән бергә ышанасы килә моңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Семейная ферма