Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалид балалар әти-әниләре өчен бушлай юридик ярдәм

27 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә видеоэлемтә режимында инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен хокукый белемнәр мәктәбе дәресе була. Аны Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе вәкиле үткәрә.

Дәрестә катнашу өчен 89991579442 номеры буенча алдан язылу зарур. Моның өчен исем-фамилиягезне һәм телефон номерын ватсап буенча яки смс-хәбәр белән юлларга кирәк. Галиуллина Аделина Илдар кызы белән элемтәгә керәсе һәм Zoom да сезгә җибәреләсе сылтама буенча билгеләнгән вакытта конференциягә тоташасы.

Сез шулай ук алдан ук кыска соравыгызны җибәреп, аңа дәрес вакытында җавап ала аласыз. Соравыгызны Adelina.Galiullina@tatar.ru электрон адресына юлларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев