Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ир-ат командалары арасында волейбол уеннары булып үтте

Авыл жирлекләре һәм район оешмалары ир-атлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионатының ярымфинал һәм финал уеннары булып үтте. Узган елның октябрь аенда башланып киткән волейбол чемпионатында 30 команда катнашты. Меңгә якын уенда 300ләп кеше көч сынашты. Алар арасыннан 4 команда уеннан уенга үзләренең иң көчлеләр булуларын күрсәттеләр. Һәм менә "Алпар"...

Авыл жирлекләре һәм район оешмалары ир-атлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионатының ярымфинал һәм финал уеннары булып үтте.

Узган елның октябрь аенда башланып киткән волейбол чемпионатында 30 команда катнашты. Меңгә якын уенда 300ләп кеше көч сынашты. Алар арасыннан 4 команда уеннан уенга үзләренең иң көчлеләр булуларын күрсәттеләр. Һәм менә "Алпар" "Медик" , "Гимназия", "Газовик" командалары җиңүчене ачыклау өчен финал уеннарына җыелды.

Алты сәгать буена барган кискен ярышларны "Алинә" спорт залы тулы җанатарлар да зур кызыксыну белән күзәтте. Беренче урын өчен "Алпар" һәм "Газовик" арасындагы алыш аеруча киеренке һәм мавыктыргыч барды. Алпарлылар биредә үзләренең бәхәссез өстенлеген рассладылар - 3:0 исәбе белән көндәшләрен тар-мар иттеләр.

Шулай итеп, Алпар авыл җирлеге җыелма командасы район чемпионы исеменә ия булды, кубок, алтын медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Икенче урында - "Газовик", өченче - "Медик" командалары. "Газовик " командасыннан Риназ Гайфуллин волейбол чемпионатынын иң оста уенчысы исеменә лаек булды.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин, чемпионатта катнашкан барлык уечыларга рәхмәт җиткерде. Волейбол чемпионатын оештыруда зур өлеш керткәннәре өчен Айтуган Вафинга, Әнәс Вәлиевкә, Александр Ферапонтовка, Гөлчәчәк Камаловага, Марат Садриевка Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев