Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Камка авылында йрпттан-йортка йөреп ялган пычкы сатканнар

Алучыларга бик нык үкенергә туры килгән. Бензин белән эшли торган әлеге пычкы карап торышка өр-яңа. Сатучы аны чит илдә эшләнгән дип тәкърарлый. Сатыла торган товарга кулларында документлары да бар. Шунда ук пычкыны кабызып эшләтеп тә күрсәтәләр. Мондый пычкылар кибетләрдә ике тапкыр кыйммәтрәк, дип халыкны кыстыйлар. Авылда берәүләргә аны 5 мең...

Алучыларга бик нык үкенергә туры килгән.

Бензин белән эшли торган әлеге пычкы карап торышка өр-яңа. Сатучы аны чит илдә эшләнгән дип тәкърарлый. Сатыла торган товарга кулларында документлары да бар. Шунда ук пычкыны кабызып эшләтеп тә күрсәтәләр. Мондый пычкылар кибетләрдә ике тапкыр кыйммәтрәк, дип халыкны кыстыйлар. Авылда берәүләргә аны 5 мең сумга, икенчеләренә 3 меңгә калдырып киткәннәр. Тик арзанлы пычкы рәхәт күрсәтмәгән: бер-ике пүлән кисүгә бөтенләйгә сүнгән.

Мондый ялган пычкыларны район үзәгендә, башка авылларда сатып йөрүчеләрне дә күргәннәр. Димәк, зыян күрүчеләр тагын да булуы мөмкин. Район эчке эшләр бүлеге кисәтә: урам буенча йөреп товар тәкъдим итүчеләрдән берни сатып алмавың хәерле. Андыйларны күрсәгез, шунда ук авыл җирлеге советына яисә полиция бүлегенә хәбәр итегез (тел.: 02, 2-01-02).

фото rozetka.com.ua сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев