Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Энергетик объектлары аеруча куркыныч объектлардан санала

фото newslab.su сайтыннан Энергетик объектлары аеруча куркыныч объектлардан санала, шуңа күрә алардан файдалану кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк. "Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы булган Чистай электр челтәре гражданнарга, барлык оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, электр тапшыру линияләренең өзеклеген, кешеләр белән бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен һава һәм кабельле линияләрнең, трансформатор подстанцияләренең саклык...

фото newslab.su сайтыннан
Энергетик объектлары аеруча куркыныч объектлардан санала, шуңа күрә алардан файдалану кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк. "Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы булган Чистай электр челтәре гражданнарга, барлык оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, электр тапшыру линияләренең өзеклеген, кешеләр белән бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен һава һәм кабельле линияләрнең, трансформатор подстанцияләренең саклык зоналарында эшләү кагыйдәләрен һичшиксез үтәргә чакыра.
Электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклык зоналары РФ хөкүмәтенең 2009 ел, 24 февральдә кабул ителгән 160нчы санлы Электр челтәре хуҗалыклары объектларының саклык зоналарын билгеләү турындагы кагыйдәләргә таянып билгеләнә (алга таба Кагыйдәләр).
Саклык зоналарында түбәндәгеләрне эшләү тыела:
-электр челтәре хуҗалыгы объектларының куркынычсыз эшләвен бозарга, аларга зыян китерергә, гражданнарның тормышына, сәламәтлегенә куркыныч салырга, аларның милкенә, экологиягә зыян китерергә һәм янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин гамәлләр кылу;
-электр чыбыкларына һәм баганаларга чит предметлар элү, электр тапшыру линияләре баганаларына менү;
-электр челтәре корылмаларының тотып алынган территорияләрендә һәм биналарында булу, электр челтәре корылмаларының ишекләрен һәм люкларны ачу, электр челтәрләрен сүндереп кабу, ут яндыру;
-чүплекләр урнаштыру.
Кагыйдәләрдә әйтелгәнчә, электр челтәрләренең саклык зоналарында бу челтәрләрне карап торган предприятиенең язмача рөхсәтеннән башка түбәндәгеләрне эшләү тыела:
-төзелеш, капиталь ремонт, теләсә нинди бина һәм корылмаларны реконструкцияләү яисә сүтү белән шөгыльләнү;
-агачлар һәм куаклар утырту, аларны кисү;
-йөк төягән яки төямәгән килеш юл өслегеннән биеклеге 4,5 метрдан арткан машина һәм механизмнарның үтеп йөрүе;
-0,3 метрдан тирәнрәк җир эшләре алып бару, җир казу машиналары ярдәмендә туфракта планировка үткәрү (кабельле линияләрнең саклык зоналарында);
-теләсә нинди, шул исәптән ягулык-майлау материаллары складларын урнаштыру;
-балалар һәм спорт мәйданчыклары, стадионнар, базарлар, сәүдә нокталары, кыр станнары, терлекләр өчен тотып алынган урыннар, гаражлар һәм барлык төр машиналарны, механизмнарны саклау урыннары ясау, күпләп халык җыела торган чаралар үткәрү;
-теләсә нинди оча торган аппаратлар, шул исәптән һава "еланнары", оча торган аппаратларның спорт модельләрен очыру.
Һава электр тапшыру линияләренең саклык зоналары линияләр астындагы җир участогы һәм һава пространствосы сыйфатында түбәндәгечә билгеләнә:
-0,4кВ лы һава линияләре - иң кырый чыбыклардан ике яклап икешәр метр;
-6-10 кВ лы һава линияләре - иң кырый чыбыклардан ике яклап 10ар метр;
-35 кВ лы һава линияләре - иң кырый чыбыклардан ике яклап 15әр метр;
-110 кВ лы һава линияләре - иң кырый чыбыклардан ике яклап 20әр метр.
Кабельле электр тапшыру лини яләре өчен саклык зоналары җир участогы сыйфатында түбәндәгечә билгеләнә:
-0,4/6/10 кВ лы кабель линияләре - кабельләрдән ике яклап 1 метр киңлектә.
Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы законнар җыелмасы нигезендә "Кагыйдәләр"не бозучылар административ җаваплылыкка тартылалар: 9,7 нче статья буенча (электр челтәрләренә зыян салу):
"1. 1000 Вка кадәр көчәнешле электр челтәрләренә зыян китергәндә:
-гражданнарга 1000-1500 сумга кадәр, вазыйфаи затларга 2000-3000 сумга кадәр, юридик затларга 20000-30000 сумга кадәр административ штраф салу.
2. 1000В дан артык көчәнешле электр челтәрләренә зыян китергәндә:
-гражданнарга 1000-2000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга 3000-4000 сумга кадәр, юридик затларга - 30000-40000 сумга кадәр административ штраф салу.
9.8 нче статья "1000В дан артык көчәнешле электр челтәрләрен саклау кагыйдәләрен бозу":
1000Вдан артык көчәнешле электр челтәрләрен саклау кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә электр энергиясен куллланучыларны тәэмин итүдә өзеклек килеп чыкканда:
-гражданнарга 500-1000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга 1000-2000 сумга кадәр, юридик затларга 10000-20000 сумга кадәр административ штраф салу".
Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексына нигезләнеп, 215.2 нче статьясы буенча ("Тормышны тәэмин итү объектларын яраксыз итү"), энергетика объектларын җимергән, аларга зыян китергән яисә ниндидер ысул белән аларны куллануга яраксыз ясаган затлар җинаять җаваплылыгына тартыла.
Электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклык зоналарында эш башкару белән бәйле мәсьәләләр буенча, шулай ук өзелгән яисә бик нык асылынып торган электр чыбыкларын, ауган электр баганаларын күргәндә Чистай электр челтәрләренә түбәндәге адрес һәм телефон белән мөрәҗәгать итегез: Базарлы Матак, Юл урамы, 3; 2-01-05.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев